Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Йөкләрне ташу

Почта-йөк терминалы “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ территориясендә урнашкан.

Почта-йөк терминалы түбәндәге хезмәтләрне күрсәтә:

- почтаны һәм йөкләрне, шул исәптән 7 нче һәм 9 нчы класслы куркыныч, зур габаритлы, авыр үлчәмле йөкләрне (соратып алу буенча) кабул итү һәм эшкәртү;

- авиация йөкләрен перон эшкәртү;

Склад эшкәртү, һава судноларына коммерцияле хезмәт күрсәтү, йөкне кабул итүчеләргә йөкләрне һәм почтаны бирү, йөкне һәм почтаны һава юлы белән ташуны мәгълүмати тәэмин итү.
Терминал түбәндәгеләрне тәэмин итә:
- йөкләрне килеп җитүдә һәм эчке линияләр аша җибәрүдә саклау;
- йөкләрне таможня контроле астында экспортка саклау;
- йөкләрне җылы складларда саклау;
- йөк җибәрүчеләргә, йөк алучыларга һәм һава судноларына хезмәт күрсәткәндә төяү-ташу эшләрен башкару.
Йөк терминалы йөкне җирдә эшкәртү җайланмасы: электрон һәм автомобиль үлчәү, штабеллер, гидравлик арба һәм һава судноларына хезмәт күрсәтү өчен башка төяү-ташу техникасы белән тәэмин ителгән.
- йөкнең юнәлешләр буенча килеп җитүе һәм җибәрелүе турындагы мәгълүмат тәүлек буе түбәндәге телефон аша:+7 (843) 267-88-20.  Эш тәртибе: тәүлек буе.