Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Машина кую урыннары

“Казан” аэропортында түләүле машина кую урыннары буенча хезмәтне “Автофлот” ҖЧҖ күрсәтә.

МАШИНАНЫ КУЮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

  • вокзал янындагы территориягә килеп кергәндә инспектордан талон алырга кирәк. Әлеге талон “Казан” халыкара аэропорты” ААҖнең вокзал яны территориясендәге машина кую хезмәтләреннән файдалану хокукын бирә;
  • түләү чыккан вакытта тукталып торган вакытны исәпләгәннән соң башкарыла. Вокзал яны мәйданыннан чыккан вакытта инспекторга талонны күрсәтергә кирәк. Талонны югалткан очракта түләү күләме видеотеркәүне караганнан соң исәпләнә;
  • автомобильне тамгаланган урыннарга куярга кирәк;
  • автомобильне турыдан-туры аэровокзал бинасына керү юлында, тротуарда һәм тамгаланмаган урыннарда калдыру, эвакуацияләү юлларын, янгын машиналарына һәм янгын гидрантларына юлларны ябу катгый тыела. Әлеге кагыйдәне бозган очракта, сак хезмәткәрләре мондый автотранспортны күчереп куярга хокуклы;
  • физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр махсус тамгаланган машина кую урыннарыннан файдалана ала;
  • автомобиль япкычы өчен администрация җаваплы түгел.

Машина кую урыннарына бушлай үтеп керергә хокуклы:

  • СССР һәм РФ геройлары;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән затлар;
  • балачактан инвалидлар;
  • Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары.

Түләү вокзал яны мәйданы территориясенә керү юлында күрсәтелгән, билгеләнгән тарифлар нигезендә башкарыла:

  • беренче 15 минут бушлай;
  • кергәннән алып 30 минутка кадәр — 50 сум;
  • автотукталышка кергән вакыттан алып һәр 30 минут өчен 50 сум (1 сәгатькә кадәр — 100 сум, 1,5 сәгатькә кадәр — 150 сум һәм шулай дәвам итә);
  • 4 сәгатьтән артык — тәүлеклек түләү 400 сум. Автомобильне 4 сәгатьтән дә озагракка куйганда теркәлү мәҗбүри.