Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Хайваннарны ташу

Бүлмә хайваннары (кошлар) һава транспортында күчерүче рөхсәте бәлән күчерелә ала.

Бүлмә хайваннарын (кошларны) күчергәндә пассажир Россия Федерациясе законнары, халыкара килешүләр һәм территориясенә, территориясеннән яисә территориясе аща күчерелә торган ил законнары нигезендә таләп  ителә торган документларны күрсәтергә тиеш.

Бүлмә хайваннары (кошлар) һава транспортында күчерү вакытында барлык уңайлыклары, ышанычлы биге һәм һава керә алу мөмкинлеге булган ныклы контейнерга (читлеккә) урнаштырылырга тиеш. Контейнерның (читлекнең) төбе нык, су үтмәслек булырга һәм аңа сыеклыкны сеңдерә торган (абсорбацияли торган) материал түшәлергә тиеш. Сыеклыкны сеңдерә торган (абсорбацияли торган) материал контейнердан читкә чәчелмәскә тиеш. Кош читлеге кояш үткәрми торган калын тукыма белән капланган булырга тиеш.

Бүлмә хайваны (кош), контейнер (читлек) һәм хайваннар (кошлар) азыгының авырлыгы түләүсез йөртелә торган багаж күләменә кертелми, һәм күчерүче кабул иткән тариф буенча түләнә.

Күрүдән мәхрүм булган пассажир, йөртүченең рөхсәте белән, сукырларны йөртүче эт белән күчерелә ала.

Күрүдән мәхрүм булган пассажирны йөртүче эт белән күчерү әлеге пассажирның инвалидлыгын һәм йөртүче этнең махсус өйрәтелгән булуын дәлилли торган документны күчерүчегә күрсәткән очракта гына мөмкин.

Күрүдән мәхрүм булган пассажирны йөртүче эт, түләүсез йөртелә торган багажга өстәп, бушка күчерелә. Йөртүче этнең муенчагы һәм борынчагы булырга һәм ул очу вакытында үзе йөртүче пассажирның аягы янына утыргычка бәйләп куелырга тиеш.

Тагын да тулырак мәгълүматны Сез ветеринария һәм фитоконтроль пунктларыннан белә аласыз (сылтама).

 

Телефон: +7 (843) 254-00-60

Эш тәртибе – тәүлек әйләнәсенә