Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Багажны югалту/багажга зыян килү

Багаж килмәгән яки бозылган очракта, Сезгә аэропортка төшү белән акт төзү өчен «Lost&Found» хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югалган әйберләрнең язмача, төгәл тасвирламасын төзү һәм багаж тамгаларының номерларын күрсәтү мөһим. Сез зыян турында белүгә үк, ләкин багажны алганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча, күчерүчегә язмача дәгъва белдерергә тиешсез. Багаж квитанцияләрен әйберләрне алганчыга, аларның бөтенлеген (бозылмаганлыгын) тикшергәнчегә кадәр сакларга кирәк.

Пассажир багажын алмавы турында белдерүгә күчерүче тиз арада аны эзләүне оештыра.

Әгәр дә теркәлгән багаж, аны алмау турында белдергәннән соң егерме бер көн эчендә табылмаса, пассажир, багажы югалу сәбәпле күргән зыянны кайтаруны таләп итә ала.

Теркәлгән багаж табылган очракта, күчерүче багажның хуҗасына хәбәр итәргә һәм багажны аэропортка, яисә пассажир күрсәткән пунктка һәм аның соравы буенча ул күрсәткән адреска өстәмә түләү алмыйча илтеп бирүне тәэмин итәргә тиеш.

«Lost&Found» урнашкан урыны — багаж бирү зонасы

Эш тәртибе – тәүлек әйләнәсенә

Тел.: +7 (843) 254-00-80.

Дәгъвалар буенча инспектор

Урнашкан урыны – Терминал 1, 4 этаж, оф. 68

Эш тәртибе – дүшәмбе - җомга, 8 сәг. - 17 сәг. кадәр.

Тел.: +7 (843) 267-87-80.

Россия Федерациясе Һава кодексының 118 маддәсе нигезендә: «Күчерүче, һава транспортында багажны күчерүгә алганнан соң һәм аны пассажирга кире кайтарганчыга кадәр, югалту, тулысынча кире кайтармау, яисә бозу очраклары өчен җавап бирә».