Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Багажны ташу кагыйдәләре

Күчерелә торган багажның күләмен авиакомпания билгели. Багаж күчерү тәртибе турындагы мәгълүматны авиакомпаниянең сайтыннан һәм вәкиллекләреннән, шулай ук күчерүченең билет сата торган офисларында белергә була. Түләүсез йөртү күләменнән арткан һәр багаж өчен билгеләнгән тариф буенча түләнелә. Багажның максималь (түләүсез йөртелә торган) авырлыгы турында мәгълүмат Сезнең самолет билетында күрсәтелә.

Россия Федерациясе законы, Россия Федерациясе халыкара килешүе, шулай ук территориясендә, территориясеннән, территориясе аша күчерү тормышка ашырыла торган илнең законы нигезендә һава транспорты бортында булган затларга, мөлкәткә зыян салырдай предметлар, һава транспортында багаж буларак күчерү тыелган хайваннар һәм кошлар (бүлмә хайваннарыннан (гөлләреннән) кала), бөҗәкләр, балык үрчетү материаллары, сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, тәҗрибә ясала торган һәм авыру хайваннар, шулай ук предметлар һәм матдәләр һава транспортында күчерелүгә кертелми.

Һава транспорты бортында күчерү тыелган әйберләрнең һәм предметларның исемлеге

Һава транспорты бортында тиешле шартларны үтәгән очракта күчерү рөхсәт ителә торган предметларның һәм матдәләрнең исемлеге

Багажда йөртергә киңәш ителми:

1.     Ватыла торган әйберләр;

2.     Тиз бозыла торган әйберләр;

3.     Акчалар;

4.     Зәркән эшләнмәләр һәм кыйммәтле металлар;

5.     Кыйммәтле кәгазьләр, документлар, ачкычлар һәм башка әһәмиятле әйберләр.

Артык зур күләмле, формасыз һәм бик авыр багаж һава транспортында күчерү өчен буш урын булганда һәм күчерүче кабул иткән тариф буенча түләнгән очракта гына күчерүгә кабул ителә.

Кул йөге ул – Сезнең теркәлмәгән багаж, үзегез белән самолетка ала торган әйберләр. Кул йөгенә авырлыгы һәм габариты күчерүче тарафыннан билгеләнгән һәм һава транспортына зыян китерми торган итеп урнаштырыла торган әйберләр керә.

 

Сез, багаж күчерү буенча кабул ителгән күләмнән тыш һәм түләүсез, яныгызда булган һәм багажга салынмаган түбәндәге әйберләрне күчерә аласыз:

Хатын-кыз сумкасы яки портфель

Кәгазьләр папкасы,

Кулчатыр

Кул таягы

Чәчәкләр бәйләме,

Өс киеме;

Очу вакытында уку өчен басмалар;

Очу вакытында балалар өчен ризык;

Элемтә өчен кесә телефоны;

Фотоаппарат;

Видеоаппарат;

Портатив компьютер;

Портплед эчендәге костюм

Баланы күчерү өчен бала бишеге;

Култыкса, носилка яки мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны күчерү өчен урындык коляска.

Әлеге исемлеккә кергән әйберләр үлчәнми, рәсмиләштерелми һәм махсус тамга белән билгеләнми.

Бала арбасы кул йөгенә керә. Ул Сезгә самолетка утырганчыга кадәр кирәк булса, Сез аны үзегез белән көтеп тору бүлмәсенә алып керә аласыз: теркәү вакытында аны багаж тамгасы белән билгеләячәкләр, һәм Сез аның белән алга таба үтә аласыз. Бу очракта самолет трапы янында арба аэропорт эшчесенә тапшырыла. Бала арбасы самолетның әйберләр куела торган бүлегендә алып барыла. Әгәр балагыз инде зур булса, Сез аның арбасын башка йөкләрегез белән багажга тапшыра аласыз.