Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Очу алды тикшерче

Сезнең куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан аэровокзал бинасында да, һава транспортында да очу алды контроле үткәрелә. Эчке һәм халыкара рейс пассажирлары да «Казан» аэропортында мәҗбүри рәвештә очу алды контроле үтәргә тиеш. Очу алды контроле пассажирлар теркәлгәннән соң уздырыла.

Эчке рейс белән очучы пассажирлар рейска утырыр алдыннан куркынычсызлык контроле үтәләр, аннары стериль зонага чыгып, рейсның китүен көтәләр.

Халыкара рейс белән очучы пассажирлар таможня контроле, паспорт контроле, аннан соң куркынычсызлык контроле үтәләр, аннары стериль зонада рейс китүне көтәләр.

Хайваннар яки үсемлекләр күчергәндә фото- яки ветеринария контроле үтү таләп ителә.

Пассажир очу алды контроленнән баш тарткан очракта, Россия Федерациясе Һава кодексының 85 маддәсенең 3 нче пункты нигезендә пассажирны һава транспортында күчерү килешүе көчен югалткан дип табыла.