Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Миграция контроле

Чит ил гражданнарын Россия Федерациясендә миграция исәбенә алу/

Әгәр чит ил гражданы Россия Федерациясенә килергә теләсә, ул чит ил гражданнары Россиядә булуның кайбер төп кагыйдәләрен белергә тиеш.

2007 елның январеннән 2006 ел 18 июль 109-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә алу турында» Федераль законы һәм 2007 ел 15 январь 9 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә алу тәртибе турында» карары нигезендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны булу урынында теркәү гамәлдән чыгарылып, чит ил гражданнарын Россия Федерациясенә килү урынында миграция исәбенә алу кертелде.

Миграция исәбенә алу процедурасы Федераль миграция хезмәтенең территориаль органнарына чит ил гражданының  тору урынына килүе турындагы белдерүдән гыйбарәт һәм ул чит ил гражданы Россия Федерациясенә килгәннән соң җиде эш көне дәвамында тормышка ашырылырга тиеш. Бу очракта шуны белү мөһим, миграция исәбенә кую буенча барлык процедуралар кабул итүче як тарафыннан башкарыла, чит ил гражданының үзенә нинди дә булса оешмаларга мөрәҗәгать итү кирәкми.

Чит ил гражданы тору урынына килгәч, кабул итүче якка үзенең паспортын һәм Россия Федерациясенә кергәндә тутырыла торган миграция картасын күрсәтә. Бу вакытта паспорт һәм миграция картасын алып калу тыела.

Почта бүлекләрендә миграция исәбенә алуның альтернатив варианты бар. Почта элемтәсе оешмаларында Кабул итүче якка Белдерү кәгазе бланкысын бирә торган махсус тәрәзәләр эшли.

Федераль миграция хезмәтенең территориаль органы, яки почта элемтә оешмасы Кабул итүче яктан тутырылган Белдерү кәгазе белән югарыда күрсәтелгән күчерелмәләрне алгач, Белдерү кәгазенә аны кабул итеп алу турында тамга суга һәм Белдерү кәгазенең ертып алына торган өлешен Кабул итүче якка кире кайтара.

Кабул итүче як чит ил гражданына Белдерү кәгазенең ертып алына торган өлешен тапшыра. Чит ил гражданында Белдерү кәгазенең тамга сугылган ертып алына торган өлеше булу аның миграция исәбенә алынуын раслый.

Кабул итүче як булып Россия гражданнары, Россия Федерациясендә даими яшәүче чит ил гражданнары яисә гражданлыгы булмаган затлар (Россия Федерациясендә теркәлгән), шулай ук чит ил гражданы фактик рәвештә яши яки эшли торган юридик затлар, аларның филиаллары яки вәкиллекләре санала ала.

Чит ил гражданы кунакханәгә урнашкан очракта кунакханә администрациясе Кабул итүче як булып тора. Ул бер тәүлек эчендә Федераль миграция хезмәтенә чит ил гражданы килү турында хәбәр итә, шулай ук чит ил гражданын исәпкә алу белән бәйле барлык тиешле гамәлләрне дә башкара һәм торуның кабул ителгән кагыйдәләре үтәлеше өчен җавап бирә.

Исәпкә алу өчен кирәкле барлык гамәлләрне дә кунакханә администрациясе башкара.

Ул, чит ил гражданы күрсәткән документлар нигезендә, чит ил гражданы тору урынына килү турында Белдерү кәгазенең махсус бланкасын тутыра (алга таба – Белдерү кәгазе). Алга таба кабул итүче як бер тәүлек эчендә әлеге  бланканы, чит ил гражданы паспорты һәм миграция картасының күчерелмәсен Федераль миграция хезмәтенең территориаль органына үзе тапшыра яки почта аша җибәрә.

Игътибар, чит ил гражданының Россия Федерациясендә вакытлыча тору срогы аңа бирелгән виза мөддәте белән билгеләнә

Россия Федерациясенә виза алу таләп ителмәгән тәртип белән килгән чит ил гражданының Россия Федерациясендә вакытлыча булу срогы, Россия Федерациясе законы белән билгеләнгән очраклардан кала, туксан тәүлектән артмаска тиеш.

Чит ил гражданы Россия Федерациясе территориясеннән рөхсәт ителгән вакыт үткәннән соң китәргә тиеш. Виза яки тору вакытын озайту өчен югарыда күрсәтелгән вакытка кадәр үк миграция хезмәте органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чит ил гражданы миграция исәбенә алу кагыйдәләрен бозган очракта аңа 2000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф, ә аерым очракларда Россия Федерациясеннән куылу кебек административ җаваплылык каралган. Административ куылуга дучар ителгән чит ил гражданына Россиягә керү 5 елга кадәр тыелырга мөмкин.

Төп нөсхәләре югалган яки башка нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыккан очракларда, паспорт, миграция картасы һәм Белдерү кәгазенең күчерелмәләре документлар булуын исбатларга һәм миграция исәбенә алынуның кагыйдәләрен бозмаска ярдәм итәчәк.

Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча Россиянең Федераль миграция хезмәте (ФМХ) http://ufms.tatarstan.ru/ сайтыннан, яисә 8 (843) 231-12-12 телефоны буенча белергә була.