Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Иминлек контроле

Куркынычсызлык контролен транспорттагы эчке эшләр органы хезмәткәрләре белән берлектә «Казан» аэропорты авиация куркынычсызлыгы хезмәткәрләре түбәндәге тәртиптә башкара:

Аэровокзалга кергәндә барлык аэропортка килүчеләрне тимерэзләгеч аша үткәрүне, багаж һәм шәхси әйберләрен алдан тикшерүне үз эченә ала торган очу алды тикшерүе үткәрелә.

Теркәү узганнан соң, кабул ителгән тәртиптә рәсмиләштерелгән билетларны тикшерү, документларны пассажирның шәхесе белән чагыштыру үткәрелә.

Китүче пассажирлар очу алды тикшерүе узалар: Сездә һава транспортында йөртү тыелган әйберләр һәм матдәләр (1 номерлы актив сылтама белән билгеләп куярга), шулай ук таныш булмаган затлардан алынган предметлар (посылка, төргәк һ.б.ш.) барлыгы турында әйтүегез сорала.

·                    Сезгә киемегездәге тимерле әйберләрне, өске киемегезне (пальто, куртка, плащ һ.б.ш., баш киеме), киңлеге 4,0 см. яисә калынлыгы 0,5 см. булган каешны (билбауны), үкчәсенең биеклеге 2,5 см. һәм табанының калынлыгы 1,0 см. дан юкарак булган аяк киеменнән кала аяк киемегезне салырга, барысын да лотокка тезәргә һәм рентгенотелевизион интроскоп транспортерына куярга тәкъдим ителә.

·                    - стационар тимерэзләгеч яисә радиодулкынлы сканер аша үтәргә тәкъдим ителә;

·                    багаждагы әйберләрне, шулай ук өс киемен (пальто, куртка, плащ, пиджак, баш киеме) һәм пассажирның үз янында булган әйберләрен тикшерү үткәрелә;

● радио- һәм телеаппаратура, фото- һәм киноаппаратура, аудио- и видеотехника, кесә телефоны, шәхси компьютерлар, уенчыклар (куыш эчле һәм йомшак уенчыклар) тикшерелә;

электрон һәм электр приборларның эшләве тикшерелә, алар кабызып карала;

футлярлар (тышлыклар), туендыру блоклары, кассета каплары, шулай ук тасмалы камералар тикшерелә (аппаратураны кабызу, туендыру блогының капкачын  һәм кассета капларын ачуны пассажир үзе башкара);

сыеклык салынган савытлар һәм термослар өстәмә рәвештә тышкы яктан карап тикшерелә;

формалары буенча техник һәм махсус чаралар ярдәмендә тикшереп булмый торган музыка коралларының тышлыклары салдырыла, алар селкетеп карала, тишекләре һәм эчке куышлыклары борыла торган махсус көзге ярдәмендә тикшерелә;

тиешле ветеринар белешмәсе булып, һава транспортына кертелгән хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр һәм тере табигатьнең башка төрләре һәм аларның читлекләре тышкы яктан карап тикшерелә, ә инде шик туган очракта тикшерү кул белән капшап (тотып карап) башкарыла.

 

Һөҗүм итү коралы буларак файдаланыла ала торган әйберләр (балта, пычкы, бозкискеч, арбалет, пневматик корал, су асты ауы мылтыгы һ.б.) бары тик багажда гына йөртелә ала.

стационар тимерэзләгечнең сигналы кабынган очракта, пассажир кул тимерэзләгече ярдәмендә һәм кул белән капшап (тотып карап) тикшерелә.

Пассажирның үз янында булган әйберләре пассажир барында тикшерелә. Калган багаж пассажир барында да, ул юкта да тикшерелергә мөмкин. Пассажир югында багажны ачып карау таләп ителсә, аны тикшерү авиация куркынычсызлыгы җитәкчелеге белән транспорттагы эчке эшләр органының уртак карары буенча авиация куркынычсызлыгы җитәкчелеге һәм транспорттагы эчке эшләр органы хезмәткәрләреннән торган комиссия тарафыннан ике шаһит, кирәк булганда төрле контроль (тикшерү) үткәрү белән шөгыльләнә торган башка дәүләт контроль органнары вәкилләре барында үткәрелә.

Пассажир очу алды тикшерүеннән баш тарткан очракта, Россия Федерациясе Һава кодексы 85 маддәсенең 3 нче пункты нигезендә, пассажирны һава транспортында күчерү турында килешү өзелгән булып санала.

 

Һава транспорты бортында күчерү тыелган әйберләр һәм предметлар исемлеге

шартлаткыч матдәләр, шартлату матдәләре һәм шундый матдәләр белән тутырылган.

дарының төрлесе һәм төрле күләмдә сугыш патроннары (шулай ук вак калибрлы);

газлы коралга патроннар;

ау капсульләре (пистоннары);

пиротехник матдәләр: сигнал һәм яктырткыч ракеталар, сигнал патроннары, утырта торган  шашкалар, төтен патроннары (шашкасы), шартлаткыч шырпылар, бенгаль утлары, тимер юл петардалары.

тротил, динамит, тол, аммонал һәм бүтән шартлакыч матдәләр;

капсуль, электр дитанаторлар, электр яндыргычлар, ут үткәрә торган һәм яна торган баулар һ.б.;

кысылган һәм сыекландырылган газлар.

көндәлек тормышта кулланыла торган (бутан-пропан) һ.б. газлар;

нерв-паралитик һәм яшь агыза торган газ һ.б.ш. белән тутырылган газ баллончыклары;

тиз кабынып китүчән  сыеклыклар

ацетон;

бензин;

тиз яна торган нефть матдәләренең пробалары;

метанол;

метилацетат (метил эфиры);

күкертле углерод;

эфирлар;

этилцеллозола;

кабынып китүчән каты матдәләр

үзлегеннән яна торган матдәләр;

су белэн катнашып тиз яна торган газлар бүлеп чыгара торган матдәләр;

калий, натрий, тимерле кальций һәм аларның эретмәләре, фосфорлы кальций һ.б.;

фосфор ак, сары һәм кызыл һ.б. тиз яна торган каты матдәләр категориясенә керә;

Зәһәр һәм тутыктыра торган матдәләр

көчле неорганик кислоталар: тоз, күкерт, азот һ. б.;

фторлы-водород (плавик) һ.б. көчле кислоталар һәм тутыктыра торган матдәләр;

Агулы һәм агулый торган матдәләр, радиоактив материаллар һәм токсинлы матдәләр;

сыек яисә каты халәттә булган көчле тәэсир итә торган, теләсә нинди савытка урнаштырылган

агулы матдәләр;

бруцин;

никотин;

стрихнин;

антифриз;

тормоз сыеклыгы;

этиленгликоль;

терекөмеш;

синиль кислотасы һәм цианлы препарат тозлары;

циклон, циан эретмәсе, мышьяксыман ангидрид һ.б.;

пассажирларга, һава транспорты экипажына һөҗүм итәрдәй корал буларак һәм һава транспорты очуына куркыныч тудыра торган

башка зыянлы матдәләр, предметлар һәм йөкләр;

корал

Россия Федерацисе законнары нигезендә кабул ителгән тәртип буенча һәм аерым очраклардан кала*, пистолетлар, револьверлар, винтовкалар, карабиннар һәм башка утлы, газ, пневматик кораллар, электр шогы җайланмалары, кортиклар, стилетлар, десант штык-пычаклар.

 

Һава транспорты бортында, тиешле таләпләрне үтәгән очракта, түбәндәге предмет һәм матдәләрне күчерергә рөхсәт ителә:

очу вакытында пассажирлар өчен керү тыелган һава транспортының йөк, багаж бүлекләренә урнаштырылган теркәлгән багажларда:

арбалетлар, су асты ауы өчен мылтыклар, шашкалар, кылыч, кыска кылыч, ятаган (кәкре кылыч), палаш (төз, озын кылыч), шпага, штык, хәнҗәр: кисә торган өлешләре атылып чыга торган, бикләнә торган ау пычаклары, теләсә нинди төр коралларның имитаторлары;

кискече 60 мм. озынрак булган хуҗалык-көнкүреш пычаклары (кайчылары);

алкоголь микъдары 24% артык булган, ләкин 70% артмаган, сыешлыгы 5 литрдан зур булмаган савытларда ваклап сату өчен билгеләнгән исерткеч эчемлекләр - бер пассажирга 5 л. исәбеннән;

алкоголь микъдары 24% артмаган сыеклыклар һәм исерткеч эчемлекләр;

сиптерә торган клапаннары сыеклыкны үзлегеннән сиптерүдән саклый торган капкачлар белән капланган, сыешлыгы 0,5 кг. яки 500 мл. артмаган, спорт яисә көнкүреш максатларында куллану өчен билгеләнгән аэрозольләр – бер пассажирга 2 кг. яисә 2л. исәбеннән;

2) пассажирның үз янында булган әйберләрдә:

медицина термометры – бер пассажирга бер исәбеннән;

стандарт футлярда терекөмешле тонометр – бер пассажирга бер исәбеннән;

герметик контейнерга урнаштырылган һәм җибәрүченең пломбасы белән мөһерләнгән терекөмешле барометр яисә манометр;

бер тапкыр гына кулланыла торган уткабызгычлар - бер пассажирга бер исәбеннән;

тиз бозыла торган продуктларны суыту өчен коры боз – бер пассажирга 2 кг. исәбеннән;

3% водород перекисы – бер пассажирга 100 мл исәбеннән;

зыянлы булмаган сыеклыклар, гельләр һәм аэрозольләр - күләме 1л. артмаган, ныклап ябыла торган үтә күренмәле пластик пакетларга төрелгән сыешлыгы 100 мл. (яки шуңа тәңгәл булган күләм үлчәүнең башка берәмлекләре) артмаган савытларда – бер пассажирга бер пакет исәбеннән;

Сыешлыгы 100 мл. артып киткән контейнерларда сыеклыклар, сыеклыгы яртылаш кына салынган очракта да, күчерүгә кертелмиләр;

Дарулар, диетик ихтыяҗдагы әйберләр, балалар ризыгы, шул исәптән, очу вакытына җитәрлек күләмдә ана сөте күчерү вакытында чыгарма булып тора.

Аэропортта яисә һава транспортының пошлинасыз сату кибетләреннән алынган сыеклыклар ышанычлы итеп ябыштырылган (пломбаланган), очу вакытында пакеттагы әйберне тану мөмкинлеген тәэмин итә торган пластик пакетларга төрелгән булырга тиеш. Товарда аэропортның  пошлинасыз сату кибетләрендә яисә һава транспорты бортында очу көнендә (көннәрендә) сатып алынуын раслый торган ышанычлы билге булырга тиеш.

Аэропорт, авиапредприятие, эксплуатациягә бирүче администрация куркынычлыгы зур булган рейсларда авиация куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кертү турында карар кабул итү хокукына ия һәм, шуның нәтиҗәсендә, һава транспорты салонында күчерүгә түбәндәге предметларны алып керүне тыя ала:

штопорлар;

тире астына укол ясау энәләре (медицина нигезләмәсе булмаса);

бәйләү энәләре;

кискеченең озынлыгы 60 мм. артмаган кайчыларкискеченең озынлыгы 60 мм. артмаган кайчылар;

* кискеченең озынлыгы 60 мм. артмаган (фиксаторсыз) юл пәкеләре;

*2007 ел 25 июленнән Мәскәү шәһәре Россия Федерациясе транспорт министрлыгы карары белән расланган 104 номерлы «Очу алды һәм очу арты тикшерүе Кагыйдәләре»нә «Очу алды һәм очу арты тикшерүе Кагыйдәләрен раслау турындагы» 1 номерлы Кушымта.

Авиакомпания рейсларында очуны алдан беркеткәндә һәм теркәлгәндә, пассажир авиакомпания яисә авиация куркынычсызлыгы хезмәте вәкиленә багаж буларак корал алып бару нияте барлыгы турында әйтергә тиеш.

Очу вакытында пассажир вакытлыча саклауга тапшырган корал, аңа патроннар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус чараларны гражданлык авиациясе һава транспортында күчерү тәртибе турында Инструкция (“Куркынычсызлык контроле” бүлегендә  сылтама)

Очу вакытында пассажир вакытлыча саклауга тапшырган корал, аңа патроннар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус чараларны гражданлык авиациясе һава транспортында күчерү тәртибе турында Инструкция.

1. Әлеге Инструкция корал саклау, йөртү, ә аерым очракларда - Россия Федерациясе территориясенә корал кертергә һәм Россия Федерациясе территориясеннән корал чыгарырга махсус рөхсәте булган пассажирларның - очу вакытында вакытлыча саклау өчен тапшырган корал, аңа патроннар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус чараларын (алга таба – корал) күчерүнең тәртибен билгели

2. Коралны күчерүгә алуны, тиешле документлар рәсмиләштерүне, коралны җибәрә торган аэропортның гражданлык авиациясе һава транспорты бортына тапшыруны һәм кабул итүче аэропортта хуҗасына кире кайтаруны аэропортның авиация куркынычсызлыгы хезмәтенең вәкаләтле хезмәткәрләре (алга таба – “вәкаләтле зат”) башкара.

3. Һава транспортында корал күчерү тәртибенең үтәлеше Россия Федерациясе законнары нигезендә эчке эшләр органы һәм аэропортларның авиация куркынычсызлыгы хезмәте тарафыннан контрольдә тотыла.

4. Авиация куркынычсызлыгы хезмәте булмаган утырту мәйданчыкларында һәм аэропортларда (аэродромнарда) пассажирларны утырткан (төшергән) вакытта коралны күчерүгә алу, тиешле документларны рәсмиләштерү, коралны һава транспортын бортына илтеп тапшыруны һава транспорты командиры тарафыннан корал саклау һәм аны күчерү өчен җаваплы итеп билгеләнгән һава транспорты экипажы әгъзасы башкара.

5. Корал саклау, йөртүгә хокукы булган пассажирларның коралын очу вакытында саклау өчен җибәрүче аэропортның вәкаләтле затына тапшыру мәҗбүри һәм корал, очу тәмамланганнан соң, кабул итүче аэропотта хуҗасына кире кайтарыла.

6. Россия Федерациясе Федераль саклык, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Дәүләт фельдъегерлык хезмәте хезмәткәрләре үзләренең вазифаларын башкарган вакытта, шулай ук тиешле командировка язулары булган, сак астындагы затларны озата баручы башка хәрбиләштерелгән дәүләт оешмалары хезмәткәрләре очу вакытында коралларын саклауга тапшырмыйлар

Корал йөртү һәм аны һава транспорты бортына тапшыру өчен документлар рәсмиләштерү тәртибе

9. Очу алды тикшерүе вакытында корал табылган очракта вәкаләтле зат бу хакта транспорттагы эчке эшләр органы хезмәткәрен искәртә. Ул пассажирда корал сакларга һәм йөртергә рөхсәт биргән документларны, кирәк булган очракта коралны Россия Федерациясе территориясенә кертүгә, Россия Федерациясе территориясеннән алып чыгуга тиешле рөхсәт язуын, шулай ук коралның үзен җентекләп тикшерә, һәм бу хакта һава транспортында очу вакытында коралны кабул итү актларына теркәп куя. Корал корылмаган килеш, башка сугыш кирәк-яракларыннан аерым сакланырга тиеш.

 

Транспорттагы эчке эшләр органы булмаган аэропортларда документларны һәм коралны җентекләп тикшерү вәкаләтле зат тарафыннан башкарыла.

Корал тикшерү һәм аны күчерү буенча документларны рәсмиләштерү аэропортның махсус билгеләнгән бүлмәләрендә үткәрелә.

10. Авиация куркынычсызлыгы хезмәте предприятиенең җитештерү-диспетчерлык хезмәтенә (алга таба – ПҖДХ), ул булмаганда, аэродром диспетчерлык пунктына (алга таба – АДП), һава транспортында «Махсус чаралар» (һава транспорты судносында корал, аңа патроннар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус чаралар барлыгы турында ачык элемтә каналлары аша хәбәр итү өчен шартлы рәвештә кабул ителгән термин) күчерелүе турында хәбәр итә.

11. Җибәрү аэропорты ПҖДХ (ул югында - АДП) электр элемтә каналлары (AFTH) аша һава транспорты бортында кабул итү аэропортның (арадашчы аэропортның) "Махсус чаралар"ы булуы турында хәбәр итә. Кабул итү аэропортында, авиация куркынычсызлыгы хезмәтенә, мәгълүмат тапшыру максатыннан, “Махсус чаралар”ны бушату карала.

12. Һава транспортында очу вакытына корал кабул итү акты 3 нөсхәдә төзелә, аларга вәкаләтле зат һәм корал хуҗасы кул куя.

 

13. Актның беренче нөсхәсе, корал саклау һәм аны күчерү өчен җаваплы экипаж әгъзасы коралның һава транспорты бортына алынуы турында кул куйганнан соң, пассажирларны күчерү оешмасы хезмәтенең багаж ведомостенә теркәлә һәм бер ел дәвамында күрсәтелгән хезмәттә саклана.

 

14. Актның икенче нөсхәсе, озату документы буларак, экипажга бирелә. Кабул итү аэропортында вәкәләтле зат, корал саклау һәм аны күчерү өчен җаваплы экипаж әгъзасыннан коралны кабул итеп алуы турында аңа кул куя. Актның икенче нөсхәсе очу документациясенә теркәлә.

 

15. Актның өченче нөсхәсе җибәрү аэропортында пассажирга бирелә. Бу нөсхә очу вакытына пассажир тарафыннан вакытлыча саклауга бирелгән коралны кире алыр өчен нигез була.

16. Кабул итү аэропортында акт рәсмиләштерелгән вакытта вәкаләтле зат пассажирга коралны кире алу тәртибен аңлатырга тиеш.

17. Очу вакытына хуҗасы вакытлыча саклауга тапшырган  коралны вәкаләтле зат махсус кәгазъгә төрә, яисә кәгазъ яки пластик пакетка сала. Төргәккә рейс, акт номеры, корал хуҗасының фамилиясе, исеме, атасының исеме языла.

Вәкаләтле зат коралны һава транспорты бортына тапшыра. Корал саклау һәм аны күчерү өчен җаваплы экипаж әгъзасы коралны кабул итеп алуны оештыра һәм вәкаләтле зат белән бергә аны бикләнә торган тимер тартмага яисә капчыкка урнаштыра. Вәкаләтле зат тартмага (капчыкка) аэропотрның номерлы мөһерен сугып, печатьләп куя, бу хакта актның беренче һәм икенче нөсхәләренә билгеләп куя.

Аэропортның беренче бүлегендә бирелә торган номерлы мөһер авиация куркынычсызлыгы хезмәтенең пассажирларны очу алды, кул йөге һәм багажын тикшерүне оештыручы смена (төркем) башлыгында саклана һәм кул куйдырып, эш вазифаларын үтәгән вакытка вәкаләтле затка тапшырыла.

18. Әлеге рейста күчерелә торган тимер тартма, багаж, йөк һәм почтаны төягәннән соң, багаж бүлегенә урнаштырыла. Һава транспорты очу вакытында корал урнаштырылган тартманың ачкычы корал саклау һәм аны күчерү өчен җаваплы экипаж әгъзасында саклана.

Һава транспортында берничә берәмлек корал күчерелгәндә, вәкаләтле зат тимер тартмадагы (капчыктагы) әйберләрнең исемлеге төзи.

19. Арадаш пунктларда коралны тапшырганда корал салынган тимер тартмага (капчыкка) корал саклау һәм аны күчерү өчен җаваплы экипаж әгъзасы авиакомпаниянең (авиапредприятиенең) номерлы мөһерен суга.

Авиакомпаниянең номерлы мөһере авиакомпаниянең (аэропортның, авиапредприятиянең) беренче бүлегендә җитештерелә, һәм кабул ителгән тәртиптә теркәлә. Мөһер авиакомпания (авиапредприятие) һава транспортына беркетелә һәм һава транспортын кабул итеп алучы заттан кул куйдырылып, аңа тапшырыла. Һава транспортын кабул итеп алучы зат номерлы мөһерне корал саклау һәм аны күчерү өчен җаваплы экипаж әгъзасына эш вазифаларын үтәгән вакытка кул куйдырып тапшыра 

20. Очу барышында вакытлыча саклауга алынган коралны чит ил авиакомпаниясе һава транспорты бортына тапшыруны әлеге Инструкциядә билгеләнгән тәртиптә, чит ил авиакомпаниясенең вәкиле белән килештерелеп һәм аның күзәтүе астында вәкаләтле зат тормышка ашыра. 

21. Очу вакытында саклауга бирелгән корал чит ил аэропортларында һава транспорты бортына әлеге Инструкция таләпләренә туры китереп, Россия авиакомпаниясе вәкиле күзәтүе астында һәм аэропорт администрациясе белән килешенеп кабул ителә.