Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Теркәлү

Һава транспортының тибыннан һәм күчерүне тәэмин итә торган авиакомпаниядән чыгып, пассажирларны теркәү һава транспорты китәргә 1-2,5 сәгать кала башланырга мөмкин. Теркәү рейс китүгә 40 минут кала тәмамлана. Теркәү башлануның һәм бетүнең төгәл вакытын Сез алдан ук аэропорт белешмәсеннән яисә авиакомпания вәкиллегеннән белә аласыз.

Теркәү башлану турында Сезгә тавыш көчәйткеч аша хәбәр итәчәкләр. Теркәү стойкасы янына килгәч, стойка өстендәге таблодагы язуларга игътибар итегез. Анда Сезнең рейс күрсәтелгән булырга тиеш! Теркәү стойкасындагы агентка билет һәм паспортыгызны күрсәтегез, багажыгызны тасмага куегыз. Сездә электрон билет булса, Сезгә паспорт күрсәтү дә җитә. Теркәү үтеп, багаж тапшырганнан соң, утырту талоны һәм багаж тамгалары алыгыз.

Кайбер авикомпания пассажирлары он-лайн теркәү үтә алалар .

«Трансаэро», «S7» и «Транасаэро» и «Аэрофлот» авиакомпанияләренең бизнес-класс пассажирларына 2 нче Терминалда хезмәт күрсәтелә.

Теркәлгәннән соң Сезгә куркынычсызлык контроле (эчке рейслар белән очканда), таможня һәм паспорт контроле (тышкы рейслар белән очканда), аерым очракларда ветеринария һәм фитоконтроль үтәргә кирәк.

Соңга калучы пассажирлар самолетка кертелми!