Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Яңалыклар архивы

2017
2016
2015
2014
2013
-
04.04.2014

«Казан» аэропорты: халыкара танылу

2014 елның март аенда “Казан” халыкара аэропорты” Best Regional Airport Russia and CIS (Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы төбәкара аэропорты) премиясенә лаек булды.

100 илдән якынча 12 миллион пассажир арасында авиация индустриясе өлкәсендәге тикшеренүләргә махсуслашкан алдынгы Skytrax халыкара консалтинг компаниясе үткәргән сораштыруның нәтиҗәләре әнә шундый. Тикшеренү бөтен ил буйлап 385тән артык аэропортта үткәрелгән.

Әлеге хәл “Казан” аэропорты өчен генә түгел, Татарстан Республикасының үзе өчен дә абсолют кабатланмас вакыйга булып тора: мондый югары дәрәҗәле премияне Россиянең төбәкара аэропорты беренче тапкыр ала. Әлеге уңыш җитди төстә алга ургылу белән аңлатыла: берничә ел эчендә Казан аэропорты Россиянең иң яхшы төбәкара аэропортына әверелде.

Бу үзгәрешләрнең төп катализаторы дөньякүләм зурлыктагы вакыйгага бәйле – 2013 елда Татарстан башкаласы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы кабул итте, анда бөтен җир шары буйлап 150 меңнән артык кеше кунак булды һәм катнашты.

Универсиадага әзерлек кысаларында яңа 1А Терминалы төзелде, нәтиҗәдә пассажирларга дөнья стандартлары нигезендә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге туды. Аны кулланылышка кертү белән, бизнес-терминалны да исәпкә алып, аэропорттагы терминалларның гомуми мәйданы 50 000 кв. метрга диярлек, ә үткәрүчәнлек мөмкинлеге елына 2,5 миллион пассажирга җитте.

Пассажир терминалларын проектлау һәм гамәлгә ашыру барышында килүчеләр һәм кунаклар өчен җайлы мохит тудыруга, навигациянең һәм сервис хезмәтләренең уңайлы булуына зур игътибар бирелә. Пассажирлар өчен киң һәм җайлы көтү заллары, киң спектрлы кибетләр, күпсанлы рестораннар һәм кафелар, ана һәм бала бүлмәләре, саклау камералары тәкъдим ителә. Терминаллардан күченеп йөрү өчен уңайлы кичү, лифт һәм эскалатор системалары каралган.

Аэропортта физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә хезмәт күрсәтү һәм аларны карау буенча да зур игътибар бирелә: махсус пандуслар, лифтлар, бәдрәф бүлмәләре проектланган һәм булдырылган, ишек уемнары киңәйтелгән, ачылмалы ишекләр, аерым парковка бар.

Аэропортта 700дән артык машинага исәпләнгән машина кую урыннары бар. 
Аэропортны Казан үзәге белән тоташтыручы Аэроэкспресс - аэропортның яңа транспорт инфраструктурасы элементы. Хәзер юлга нибары 20 минут вакыт китә. 

Терминалда куәтле заманча җилләткеч һәм кондиционер системасы корылган, пассажирларның иминлеге өчен кирәкле барлык таләпләр дә исәпкә алынган, кертү белән идарә итүнең һәм контрольдә тотуның, мәгълүмати иминлекнең, сак сигнализациясенең кунакларга җайлылыклар һәм уңайлылыклар тудыручы, халыкара стандартларга җавап бирүче заманча системалары урнаштырылган.
«Дөньяның авиация индустриясендәге иң дәрәҗәле премияләрнең берсен алу – “Казан” халыкара аэропорты өчен мөһим вакыйга. Пассажирлар тарафыннан бәяләнү – киләчәк үсеш өчен иң югары бүләк һәм җитди этәргеч булып тора», - дип ассызыклады аэропортның генераль директоры Алексей Старостин.

Белешмә: Skytrax – Британиянең төрле авиакомпанияләрдә һәм аэропортларда күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын өйрәнүгә махсуслашкан абруйлы консалтинг компаниясе. Аңа 1989 елда нигез салына. Һава юлы белән ташу өлкәсендә тикшеренүләр үткәрү, авиакомпанияләрнең һәм аэропортларның эшчәнлегенең сыйфатын, рэнкингын (сайлап алу) һәм бенчмаркингын (үз эшеңне яхшырту максатында компания эшчәнлегендәге уңай мисалларны билгеләү, аларны аңлау һәм аларга яраклашу процессы), нәтиҗәлелеген анализлау – төп эшчәнлек өлкәсе булып тора.

Аэропортның урнашу урыны, трансфер мөмкинлеге, пассажирларга күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты, персоналның әзерлек дәрәҗәсе, автовокзалның уңайлылыгы, куркынычсызлыгы - бәяләүнең төп база критерийлары булып тора.

Skytrax компаниясенең бәйсез рейтингы 2013 елда “Казан” халыкара аэропорты хезмәтләреннән файдаланучы якынча 1,8 миллион пассажирның ихтыярын раслый.

Халыкара авиация берләшмәләре белән бер дәрәҗәдә аэропортка куелган шундый югары бәя, 2 миллионга якын пассажирлар кебек үк, аэропорт җитәкчелеге тарафыннан сайлап алынган заманча һәм югары технологияле транспорт үзәген булдыруга юнәлдерелгән үсеш стратегиясенең дөреслеген раслый.

Возврат к списку