Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Яңалыклар архивы

2017
2016
2015
2014
2013
-
07.04.2014

Безнең мини-футбол командасы «Бизнес лига. Яз - 2014» турнирында катнаша

«Казан» халыкара аэропорты» ААҖнең мини-футбол буенча командасы Казанда узачак беренче «Бизнес лига. Яз - 2014» корпоратив чемпионатында катнаша.

Чемпионат 2014 елның 13 апрелендә старт алды, аның оештыручысы - «Корпоратив спорт» компаниясе. Чемпионат мини-футбол уеннарының җиңеләйтелгән кагыйдәләре буенча ике түгәрәктә уза, ә җиңүче иң күп җыелган очколар саныннан чыгып билгеләнәчәк.

Әлеге ярышларда бары тик компаниядә эшләүче хезмәткәрләр генә катнаша ала. Мондый төр чараларның төп максаты да шунда инде – үзеңне бик яхшы спорт формасында тотып, бердәм тупланган команда итеп тою, шулай ук үз корпоратив өлкәңдә спорт культурасын үстерү һәм ныгыту.

Мини-футбол буенча шәһәрнең беренче корпоратив чемпионатында түбәндәге командалар көч сынаша:
1. “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ,
2. «Промсвязьбанк» ААҖ,
3. «Миррико» КТ,
4. «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе,
5. «Волгадорстрой» ҖЧҖ,
6. «Татмедиа» ААҖ.

«Казан» халыкара аэропорты командасы турнирның 13 апрельдәге беренче турнирында яхшы гына старт алды, кыю төстә «Миррико» командасы белән уйнады. Уен матчының уртасына кадәр тигез уйнауга карамастан, безнең команда «Миррико» командасын 2:0 исәбе белән отты. Бу очрашудагы инициатива әле бер командага, әле икенчесенә күчә барды. Шуннан соң уенның беренче кертелгән голга кадәр барачаклыгы аңлашылды. Безнең команданың иң яхшы бомбардиры Фәрит Гарифуллин инициативаны үз кулларына алды һәм уңыш безнең тарафка елмайды.

Киләсе уенда яшь «Промсвязьбанк» командасыннан әллә ни зур каршылык күрсәтелмәде һәм “Казан” аэропорты аны шулай ук 2:0 исәбе белән отты. “Банкирлар”ның тырышып уйнавын да исәпкә алырга кирәк, алар матч исәбе тагын да артмасын өчен көчтән килгәннең барысын да эшләде.

Беренче түгәрәкнең киләсе матчлары 2014 елның 27 апрелендә Казан шәһәренең “Олимпиец” СК (Горьковское шоссе, 160 й.) узачак. Безнең команда “Татмедиа” һәм “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе командалары белән очрашачак.

Уңышлар һәм җиңүләр телибез! Футбол белән яшибез — үзебезнең батыр командабыз өчен җан атабыз!

534c4030af731.jpg

25hlt-vQ5R0.jpg

FuF9JIRV0Yg.jpg

Возврат к списку