Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Яңалыклар архивы

2017
2016
2015
2014
2013
-
16.04.2014

“Казан” халыкара аэропорты Франциядәге Европа АвиаФорумында

2014 елның 6-8 апрель көннәрендә “Казан” халыкара аэропорты” ел саен уздырылучы Routes Europe 2014 авиация форумының Франциянең Марсель шәһәрендә оештырылган 9 нчы эшендә катнашты. Чарада 110 артык авиакомпания, 380 аэропорт һәм 1200 артык авиация тармагы экспертлары, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр, инвесторлар, халыкара һәм төбәкара ассоциацияләр, милли туристлык оешмалары, дәүләт структуралары һәм ММЧ тәкъдим ителгән иде.

Routes Europe - авиация һәм туристлык индустриясен үстерүнең трендларын формалаштыручы глобаль вакыйга булып тора. Routes концепциясе гадәти тармак чараларыннан баштанаяк аерыла һәм дөньякүләм авиаиндустриядә булган элемтәләрне ныгыту һәм яңаларын урнаштыру өчен яңа мөмкинлекләр тудыручы face-to-face форматында планлаштырылган эшлекле очрашуларны үткәрүне күздә тота. 2014 елда мондый очрашуларны үткәрү буенча 6 меңнән артык гариза тапшырылган.

Быел Форумны ачуда программа нотыгы белән Европадагы флагман авиакомпанияләренең берсе булган "Air France" Президенты Фредерик Гаже чыгыш ясады, ул Европа авиациясе үсешендәге тенденцияләр һәм проблемалар, авиакомпанияләр һәм аэропортлар арасындагы үзара бәйләнешне тагын да ныгыту кирәклеге турында сөйләде.

“Казан” аэропорты вәкилләре халыкара авиакомпанияләрнең, аэропортларның һәм туристлык оешмаларының делегатлары белән сөйләшүләр алып барды, яңа авиаташучыларны җәлеп итү һәм яңа кабатланмас юнәлешләрне ачу максатында потенциаль партнерлар белән үзара бәйләнеш вариантларын карады. “Austrian Airlines”, “Lufthansa”, “Alitalia”, “Air France”, “Wizz Air”, “Air Baltic”, “Iberia Airlines”, “British Airways” кебек алдынгы Европа авиакомпанияләре белән очрашулар үткәрелде.

“Казан” аэропорты “EasyJet”, “Ryanair”, “Air Berlin Group” авиакомпанияләренең брифингларында катнашты, аларда әйдәп баручы менеджерлар хезмәттәшлек итү принциплары һәм рейсларны ачу өчен кирәкле булган шартлар турында сөйләделәр. Брифинглар кысаларында авиакомпанияләр 2015-2016 елларга һава суднолары паркын һәм күзалланучы маршрутлар челтәрен киңәйтү буенча планнары белән дә уртаклаштылар. Сөйләшүләр барышында Казан шәһәрен 2015 елда планлаштырылган маршрутлар челтәренә кертү тәкъдиме ясалды һәм авиакомпанияләрне Татарстан Республикасы базарында алга җибәрүгә карата уртак маркетинг программасы тәкъдимнәрен карау буенча килешенде. Чаралар нәтиҗәсендә 2015-2017 елларга исәпләнгән якын киләчәктә “Wizz Air”, “Air Baltic”, “Livingston airlines”, “Germania” һәм “Saudia Airlines Cargo” авиакомпанияләре белән хезмәттәшлек итү һәм Вена, Рим, Будапешт, Рига, Мадрид, Хитроу, Варшава, Дюссельдорфа һәм башка юнәлешләрне ачу бик мөмкин икәне аңлашылды.

“Казан” халыкара аэропорты Европа илләре буенча авиамаршрутларны актив җәелдерә. Бүген Казан аэропортыннан 55 артык юнәлеш буенча рейслар ясала, аларның 24се – халыкара. Routes Europe форумы – ул аэропортның потенциалын күрсәтүгә, файдалы контрактлар төзергә һәм тагын да яхшырак сыйфатлы сервис күрсәтү һәм хезмәтләрне диверсификацияләү өчен яңа шартлар тудырырга менә дигән мөмкинлек.

“Казан” халыкара аэропорты” – Россиянең иң яхшы аэропортларыннан берсе, SkyTrax фикере буенча, Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы төбәкара аэропорты, “Авиапорт” агентлыгы рейтингысы буенча Россиянең иң яхшы аэропорты дип табылды. Аның маршрут картасында 55 артык төбәкара һәм халыкара рейс исәпләнә.
2013 ел нәтиҗәләре буенча, “Казан” халыкара аэропорты” хезмәтләреннән 1 млн. 847 мең 258 пассажир файдаланган, бу исә, узган ел белән чагыштырганда, 24,2% күбрәк
.

Routes компаниясенә 1995 елда нигез салына. Аның төп эшчәнлеге – халыкара һәм төбәкара авиация форумнарын оештыру (Routes Regional Europe, Routes Regional Asia, Routes Regional Africa и Routes Regional Americas). Транспорт тармагын стратегик үстерүгә юнәлдерелгән компанияләр төркеме - Route Development Group компаниясенең бүлендек компаниясе булып санала. Route Development Group 2010 елдан башлап United Business Media Limited илкүләм транспорт компаниясе составына керә, ул коммуникацияләр булдыруга, шулай ук b2b өлкәсендә маркетинг хезмәтләрен күрсәтүгә һәм чаралар оештыруга махсуслашкан.


фото.JPG

фото6.JPG

photograph-2254-scaled-620x0.jpg

photograph-2230-scaled-620x0.jpg

Возврат к списку