Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Яңалыклар архивы

2017
2016
2015
2014
2013
-
21.05.2014

Бүген «Әзәрбайҗан авиалинияләре» авиакомпаниясе Бакуга рейслар сезонын ачты

Бүген, 2014 елның 21 май көнендә, җәйге расписание кысаларында «Казан» халыкара аэропортының яңа резиденты - «Әзәрбайҗан авиалинияләре» авиакомпаниясе Баку шәһәренә очышлар сезонын ачты.

Рейсны тәкъдир итүдә авиакомпания, Татарстан Республикасындагы әзәрбайҗан диаспорасы вәкилләре, һәм шулай ук беренче пассажирлар катнашты. Рейсның тантаналы ачышында һәм лентаны кисүдә «Әзәрбайҗан авиалинияләре» авиакомпаниясенең маркетинг һәм сатулар буенча директоры Александр Лисовик һәм «Казан» халыкара аэропорты генераль директорының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Агафонов катнашты, соңгысы кунакларны һәм чарада катнашучыларны җитәкчелек исеменнән сәламләде. Ул Казан аэропортын партнер сыйфатында сайлап алуда ышаныч күрсәткәне өчен “АЗАЛ” авиакомпаниясенә рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итүгә өметләнүен белдерде. "Шундый партнерлар аркасында без аэропортның маршрут челтәрен җәелдерергә һәм үстерергә, бер үк вакытта транзит белән очучы пассажирларга Бакудан Урта Азия илләренә уңайлы очу вариантларын тәкъдим итәргә планлаштырабыз. «АЗАЛ» белән хезмәттәшлек итү – ул, барысыннан да элек, ике социокультуралы төбәк арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү, эшлекле һәм бизнес процессларны үстерү, һәм шулай ук безнең илләрнең туристлык өлеше, бу исә, һичшиксез, пассажирлар агымын арттырырга ярдәм итәчәк».

Александр Лисовик үз чиратында әлеге юнәлешнең «АЗАЛ» өчен өр-яңа булуын билгеләп үтте һәм авиакомпаниянең рейсны җәйге чорда гына түгел, ә барча календарь елы дәвамында да, югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтеп, очышлар иминлеген саклап, үз пассажирларына җайлы сервис һәм мөмкин булганча уңайлы шартлар тудырып, даими булдырырга планлаштыруын җиткерде. «Безгә уртак хезмәттәшлек кирәк һәм «Казан» аэропорты белән ышанычлы озак вакытлы мөнәсәбәтләргә өмет итәбез».

Әзәрбайҗан башкаласына рейслар атнасына ике тапкыр – чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Казаннан очу - 12.00, ә Бакуга килеп җитү 15.30 сәгатьтә булачак. Бакудан кире очу - 9.00, Казанга килеп җитү 10.40 сәгатьтә булачак. Юлдагы вакыт 3,5 сәгатькә сузылачак. Линиядә 90 урынга исәпләнгән Embraer 190 самолеты файдаланылачак. Бер тарафка очу бәясе бер кешегә 7600 сумга төшәчәк.
Хәзерге вакытта атнасына бер тапкыр (пәнҗешәмбе көннәрендә) Казаннан Бакуга турыдан-туры рейсларны «ЮТэйр» авиакомпаниясе Boeing 735 самолеты ярдәмендә гамәлгә ашыра. Шулай итеп, ике башкала арасындагы рейслар саны өч тапкырга артачак.

Билетларны авиакомпаниянең www.azal.az/ru сайтында, Казан һәм аэропорт авиакассаларында, он-лайн авиасатулар сайтларында алырга мөмкин.

«Әзәрбайҗан авиалинияләре», «АЗАЛ» — «Азербайджан Хава Йоллары» дәүләт концерны бүлендек предприятиесе, бик зур әзәрбайҗан авиакомпаниясе, илкүләм авиаташучы. Халыкара һава транспорты ассоциациясе (ИАТА) әгъзасы. Аның штаб-фатиры Бакуда урнашкан. 1992 елның 7 апрелендә, ил бәйсезлеккә ирешкәч, нигез салынган беренче илкүләм авиакомпания.
Авиакомпаниянең база аэропорты - Гейдар Алиевның Баку халыкара аэропорты. Компания пассажирларны Европа, БДБ, Якын Көнчыгыш, Азия һәм Россия илләренә ташый. 2011 елда Boeing самолетларының ерак очышлы яңа партиясен алганнан соң, Төньяк Америка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә яңа даими маршрутлар ачу планлаштырыла.

“Казан” халыкара аэропорты” – Россиянең иң зур аэропортларының берсе, SkyTrax фикере буенча, Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы төбәкара аэропорты, “Авиапорт” агентлыгы рейтингы буенча Россиянең иң яхшы аэропорты дип табылды. Аның маршурт картасында 55 артык өлкәара һәм халыкара рейс исәпләнә.
2013 ел нәтиҗәләре буенча, “Казан” халыкара аэропорты” хезмәтләреннән 1 млн. 847 мең 258 пассажир файдаланган, бу исә узган ел белән чагыштырганда 24,2% күбрәк.

DSC07244.JPG

DSC07250.JPG

DSC07235.JPG

DSC07255.JPG

DSC07272.JPG


Возврат к списку