Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча
С 20:00 06.11.2015 г. запрещено до особого распоряжения выполнение российскими авиаперевозчиками полетов в аэропорты Арабской Республики Египет. Пассажирам, имеющим авиабилеты, следует обращаться к туроператорам или к представителям авиакомпаний . В связи с приостановкой полетов в Египет открыта «горячая линия» МЧС РФ: Бесплатный телефон для звонков по России: 8-8OO-1OO-4O-61. Телефон для звонков из других стран: +7-Ч99-995-57-26.

Яңалыклар архивы

2017
2016
2015
2014
2013
-
14.05.2014

"Аэроэкспресс"ның шәһәр һәм аэропорт арасындагы маршрутында 1 июньнән башлап “Юбилейная” тукталышы кертелә

2014 елның 1 июненнән башлап “Аэроэкспресс” компаниясе “Казан” тимер юл вокзалы һәм “Казан” халыкара аэропорты арасындагы маршрутта “Юбилейная” станциясендә өстәмә тукталыш кертә. Станция Столбище бистәсеннән ерак түгел җирдә ачылачак. Юл вакыты үзгәрми һәм, алдагы кебек үк, аэропорттан шәһәргә кадәр 20 минут тәшкил итәчәк. “Аэроэкспресс” үз маршрутын казанлылар һәм башкала кунаклары өчен тагын да уңайлырак ясарга омтыла.

Шулай ук 1 июньнән аэроэкспрессларның китү расписаниесенә дә үзгәрешләр кертелә. Моңарчы 10, 15, 20 минутта кузгалып китүче поездлар төп-төгәл сәгать башында кузгалачаклар. Әйтик, “Казан” тимер юл вокзалы – “Казан” аэропорты маршрутында 00:15 сәгать урынына поезд төгәл 00:00 сәгатьтә кузгалып китәчәк, ә кире юнәлештә – 15:10, 17:10 һәм 23:20 сәгатьләр урынына, әлбәттә инде, 15:00, 17:00 һәм 23:00 сәгатьләрдә кузгалачак. Шулай итеп, поездлар һәр ике сәгать саен китеп торачак.

Казандагы даими “Аэроэкспресс” юнәлеше 2013 елның 22 маенда, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек кысаларында ачылды. Даими расписание нигезендә маршрутта тәүлегенә 18 рейс ясала. Юл бәясе - 200 сум. Казан тимер юл вокзалы – Юбилейная ст. маршрутында юл бәясе ике юнәлештә дә 140 сум булачак. Аэропорттан “Юбилейная” станциясенә кадәрге билет бәясе, Казанга барган кебек, шул ук 200 сум күләмендә калачак.

2014 елның I кварталында “Казан – “Казан” аэропорты” маршруты буенча 10,3 меңнән артык пассажирга “Аэроэкспресс” компаниясе тарафыннан хезмәт күрсәтелгән.

Возврат к списку