Мәглүмәт хезмәте +7 (843) 267-88-07
татарча

Яңалыклар архивы

2017
2016
2015
2014
2013
-
«Аэроэкспресс»ка төп-төгәл бер яшь! 22.05.2014

«Аэроэкспресс»ка төп-төгәл бер яшь!

«Казан» халыкара аэропорты» ААҖ коллективы үз партнерын беренче составын җибәрүгә бер еллыгы белән котлый, уңышлар һәм гөрләп алга баруын тели!

Нәкъ бер ел элек, 2013 елның 22 май көнендә, «Аэроэкспресс» компаниясе “Казан” т/ю вокзалы” – “Казан” аэропорты” маршрутында интермодаль элемтәгә нигез салды. Даими хәрәкәт итү 2013 елның җәендә Татарстан Республикасы башкаласында булып узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында оештырылды.

Казан интермодаль элемтә булдырылган Россиянең дүртенче шәһәре булды. 2014 елның беренче дүрт аенда әлеге юнәлештә 14 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Шул ук вакытта “Аэроэкспресс”ның “Казан” аэропортындагы пассажирлар агымында булган өлеше якынча 3% тәшкил итте.

Юнәлеш ачылганнан бирле маршрутта тәүлегенә даими 18 рейс ясала. Юл бәясе - 200 сум. Компания Казандагы маршрутны шәһәрлеләр өчен тагын да уңайлырак итүгә омтыла. Әйтик, мисал өчен, быелның 1 июненнән, бакча чоры уңаеннан, маршрутта яңа «Юбилейная» тукталышы кертелә. Шул ук вакытта юл вакыты үзгәрми һәм элеккечә 20 минут калачак. “Казан” т/ю вокзалы” – “Юбилейная” ст. маршрутында һәм кире юнәлештә юл бәясе 140 сум тәшкил итәчәк.

«Бер ел эчендә Казан аэроэкспресслары 55 меңнән артык кешене ташыды һәм шәһәрдәге транспорт инфраструктурасының аерылгысыз өлешенә әверелде, – дип саный “Аэроэкспресс” компаниясенең генераль директоры Алексей Криворучко. – Казан филиалы – компаниябездәге иң яшь филиалларның берсе. Барча хезмәткәрләр дә диярлек бездә нигезләнгән вакыттан бирле эшли, бу исә безнең уңайлы хезмәт шартларын тудыруга омтылуыбызны күрсәтә».

Хәзерге вакытта маршрутта Демиховск машина төзү заводында махсус заказ буенча эшләнгән ЭД9Э поездлары йөреп тора. Барлык поездлар да кондиционер системасы, заманча бәдрәф комплекслары, һәм шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен урыннар белән тәэмин ителгән. “Аэроэкспресс” компаниясе булган барча төбәкләрдә пассажирларга хезмәт күрсәтү аналогиясе буенча, Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга “Аерым ярдәмче” бушлай хезмәте күрсәтелә, ул пассажирны вокзалга килгәннән алып аэропортның теркәлү өстәленә кадәр озата баруны күздә тота.

Возврат к списку