“Казан” халыкара аэропорты 2013 елда ACI Europe оешмасы әгъзасы булды.
ACI Europe (Европа Аэропортлары Ассоциациясе) үзенең төбәкара бүлекләре аша дөньяның 175 илендәге 1500 аэропортның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, штаб-квартирасы Женевада урнашкан ACI Global (Халыкара Аэропортлар Советы) төбәкара бүлеге булып тора.
әлеге оешманың төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: оешма әгъзалары – аэропортларның мәнфәгатьләрен кайгырту, аларга, барлык тармакның уңышлы эшчәнлеге өчен кирәкле шартларны тудыру уңаеннан, авиакомпанияләр һәм башка партнерлар белән хезмәттәшлек итү юлларын эзләү, көйләүче органнарда һәм закон чыгаручы структураларда, шулай ук аэропорт бизнесында җәмәгатьчелек фикерен оештыруга йогынты ясаучы даирәләрдә аэропортлардагы операторларның мәнфәгатьләрен үткәрү. Шулай ук ACI Europe аэропорт менеджменты өлкәсендәге белемнәрнең глобаль базасын булдыруда аэропорт тармагындагы менеджерлар һәм белгечләр арасында профессиональ “ноу-хау”лар белән алмашу процессында ярдәм күрсәтү бурычын да үз өстенә ала.
Закон чыгаручы һәм көйләүче органнар белән үзара бәйләнештә булу, тармак сәясәтен оештыру һәм IATA, ICAO, Еврокомиссия, Eurocontrol һәм башка халыкара һәм милли оешмаларда оешма әгъзаларының мәнфәгатьләрен үткәрү максатында мәгълүмат алмашу - ACI Europe эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр булып тора. ACI Europe штаб-квартирасы Брюссельдә урнашкан.
Хәзерге вакытта, Россияне дә кертеп, Европаның 45 илендәге 450 аэропорт ACI Europe әгъзасы булып тора. Европа буенча һава юлы белән коммерцияле ташуның 90 проценты аэропортлар – Советның Европа бүлекләре аша башкарыла, ә пассажирлар агымы, тулаем алганда, елына 1 миллиард пассажир тәшкил итә.