Аэропортның контрольдә тотыла торган зонасына куркыныч тудыручы предметларны кертмәү максатында, анда килә торган барлык затлар да техник тикшерү чараларын кулланып, карап тикшерү процедурасын узарга тиеш. Килүчеләрдә булган әйберләрне шулай ук тикшерелә.
Карап тикшерүнең процессы:
- Багажыгызны һәм кул йөген интроскоп тасмасына урнаштырыгыз. Тикшерү хезмәткәренә үзегезнең электроникалы һәр предметыгызны эшләтеп күрсәтергә, шулай ук әйберләрегезне кул белән карау (бәйләнешле) ысулы белән тикшерүгә бирергә әзер булыгыз.
- Кесәләрегездән барлык тимер әйберләрне, ачкычларны, тәмәке капларын, кәрәзле (мобиль) телефонны, кечкенә сумкаларны, клатчларны, үзегездә булган сыекчалы савытларны пластик контейнерга салыгыз. Контейнерны интроскоп тасмасына куегыз.
- Балалар арбасы булган очракта, баланы кулга алып, арбаны интроскоп тасмасына урнаштырырга кирәк.
- Өске киемнәрегезнең төймәләрен ычкындырыгыз һәм баш киемегезне салыгыз.
- Стационар тимер эзли торган җаһланма аша узып, карап тикшерү хезмәткәренең барлык таләпләрен үтәгез.
Алдан ук нәрсә турында хәбәр итәргә кирәк:
• Әгәр сезнең тәнегезгә кардиостимулятор яки тимер имплантлар куелган булса, яки башка үзенчәлекләр булганда.
• Әгәр сезнең багажда, кул йөгендә, яки үзегез белән (киемдә) корал, сугыш кирәк-яраклары, электрошок җайланмалары, пиротехника эшләнмәләре яки башка куркыныч әйберләр һәм матдәләр булса.
Инвалид коляскаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны карап тикшерү кул ярдәмендә тимер эзләгеч җайланма, шартлаткыч матдәләрнең пар детекторы һәм кул ярдәмендә (бәйләнешле ысул) башкарыла.
--
--