Кире кайту

«Казан» аэропортына Мәскәүдән яңа ел туристик чартер рейсы килде

31.12.2021

31 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Мәскәүдән TUI Россия туроператоры тарафыннан туризм буенча Федераль агентлык (Ростуризм) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган Яңа ел чартер рейсы төште.

Яңа ел рейсы 100% йөкләнеш белән килде. Мәскәүдән 219 туристны Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар Кызы, милли музыка ансамбле каршы алды. Барлык килгән кунакларны милли тәм – томнар-чәк белән сыйладылар.

Бу яңа ел очу программасының беренче рейсы. Киләсе рейсларның килү вакыты: 3, 6 һәм 9 гыйнвар. Татарстан Республикасында турларның бәясе бер кешегә 14,4 мең сумнан башлана.

Исегезгә төшерәбез, бу туроператорның икенче чартер программасы. Мәскәүдән беренче чартерны Татарстан башкаласында 2021 елның 13 сентябрендә каршы алдылар. Ул вакытта бортның йөкләнеше 95% тәшкил иткән. 

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов программаның кирәклеге турында сөйләгәндә: "чартерлар белән Россия буйлап сәяхәт итү форматы үзгәрде, элек бу чит ил өчен актуаль иде, хәзер барысы да үзгәрде,— бу шактый экономия. Өстәвенә оештырылган трансфер, программа. Туристларга бернәрсә турында борчылырга кирәкми, туроператор барысы турында да кайгыртырга тиеш. Мәскәү кунаклары кунакчыллыкны тояр һәм «1001 ләззәт»алыр дип өметләнәбез. 

Тур кысаларында мәскәүлеләр бәйрәмчә бизәлгән Казанны күрәчәкләр, аларны шәһәрнең тарихи өлеше белән таныштырачаклар, шәһәр читендәге объектларны, татар Кыш бабае резиденциясен һәм башкаларны күрсәтәчәкләр.

Яңа ел кәефеннән тыш, башкала халкына QR-кодлар белән вакцинация турында сертификатлар алырга кирәк, чөнки Татарстанда антиковид чикләүләр бар.