Кешенең космоска беренче очуына 61 ел тулу һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне: «Казан» халыкара аэропорты балаларны авиация һөнәрләре белән таныштырды
«Казан» аэропорты һәм «Тулпар Техник» һава судноларына техник хезмәт күрсәтү үзәге үсеп килүче буынны авиация дөньясына җәлеп итү практикасын дәвам итәләр: кешенең космоска беренче очуына 61 ел тулу һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан танып-белү экскурсиясе үткәрелде.
12 апрель-Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне-ул аэрокосмик тармакта хезмәт куючыларның һәм илебез фәненең триумфы көне. Бу көнне бөтен планетада төрле чаралар – күргәзмәләр, конференцияләр, фәнни-агарту һәм белем бирү лекцияләре, семинарлар, фильмнар күрсәтү һ.б. үткәрелә.
Аэропортта укучыларны авиация һөнәрләре һәм аэропорт хезмәтләре эше, самолет төзелеше һәм авиация техникасына хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Экскурсия терминаллар белән танышудан башланды. Балаларга Татарстан Республикасында гражданнар авиациясе үсеше һәм Казан авиагаванының бай тарихы турында сөйләделәр. Анда аларга шартлаткыч җайланмалар, корал һәм сугыш кирәк-яраклары эзләгәндә тикшерү җиһазлары эшен күрсәттеләр, шулай ук алар үзләрен тикшерү инспекторлары ролендә сынап карадылар.
Аннан соң укучылар аэродромның очу кырында һәм «Тулпар Техник» һава судноларына техник хезмәт күрсәтү үзәгенең ангарында булдылар, анда аларны программаның төп герое – Sukhoi Superjet 100 (Сухой Суперджет 100) самолеты – Россия якын магистраль пассажир самолеты көтте. Инженерларның лайнер конструкциясенең үзенчәлекләре турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлап, балалар авиация техникасы эше турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, шулай ук үзләрен пилот сыйфатында сынап карадылар: штурвал артында утырдылар, приборлар белән таныштылар һәм кызыклы фоторәсемнәр ясадылар.
Вакыт сизелмичә дә үтте, балалар кызыклы һәм танып-белү экскурсиясеннән канәгать калдылар.