Кире кайту
В Международном аэропорту "Казань" граждане смогли узнать о своих долгах

"Казан" халыкара аэропортында гражданнар үз бурычларын белә алдылар

15.06.2022

Бүген "Казан" халыкара аэропортында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «үз бурычларыңны бел»дигән мәгълүмати акция узды. Гражданнар үзләренең бурычларын тикшерә алдылар, шулай ук РФ чикләреннән чыгу мөмкинлеге чикләнгән бурычларны мөстәкыйль рәвештә тикшерергә һәм түләргә мөмкин икәнлеген һәм мәҗбүри характердагы башка чаралар янавын белделәр. Татарстанлыларга Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан линия идарәсе вәкилләре дә консультацияләр бирде.