Казанда беренче тапкыр! ALEX LAND - «Казан»аэропортында яңа концептуаль уенчыклар кибете ачылды
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Татарстан Республикасы пассажирларына һәм кунакларына күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтү эшен дәвам итә. Традицион рәвештә аэропортта балалар аудиториясенә зур игътибар бирелә барлык яшьтәге балалар өчен махсус рәвештә Alex LAND уенчыклар һәм аксессуарлар концептуаль кибете ачылды.
Кибет тантаналы шартларда символик тасма кисү тантанасы белән ачылды. Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, бу ALEX LAND челтәренең беренче кибете һәм ул нәкъ менә «Казан»аэропортында очраклы рәвештә ачылмаган.
Кибет администрациясе мәгълүматлары буенча, ALEX LAND сатып алучылар төрле яшьтәге балалар өчен сыйфатлы һәм сертификатлы уенчыклар таба алачак:
• танылган бренд уенчыклары (Barbie, LOL, LEGO, ZURU, HAPE һәм башкалар);
• бүтән беркайда да күрсәтелмәгән уникаль уенчыкларның зур сайлавы;
• балалар иҗаты һәм үсеше өчен товарлар.
Кибет тәүлек әйләнәсе эшли, 1А терминалының гомуми зонасында урнашкан (эчке очышлар залына керү каршында).
Тугрылык программасы һәм ташламалар системасы эшли.