Кире кайту
В Карелию с авиакомпанией «ЮВТ АЭРО»

Карелиягә " ЮВТ АЭРО»авиакомпаниясе белән

28.03.2023

2023 елның 2 маеннан ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан Петрозаводск һәм кирегә туры рейсларны яңарта.

Самолетлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә йөриячәк. Казаннан китү вакыты 11:30, Карелиягә килү вакыты 13:55, Петрозаводскидан кире очу вакыты 14:45, Казан аэропортына төшү вакыты 17:25.

Петрозаводскида вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә. Очыш дәвамлылыгы 2 сәгатьтән артык.

Маршрутта Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, максималь сыйдырышлылыгы 50 кеше.

Казан-Петрозаводскның минималь бәясе 5 мең 90 сум тәшкил итәчәк.
Билет бәясенә 10 кг авырлыктагы багаж һәм 5 кг кул йөге керә.

Авиабилетлар сату инде ачык. Рейслар турында белешмәләрне һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин http://uvtaero.ru. шулай ук аэропортның рәсми сайтында авиаташуны броньлау мөмкин https://sales.kazan.aero һәм «Казан " аэропортының мобиль кушымтасында.