Кире кайту
«Казан» аэропортының яңа чит ил партнеры Pegasus Airlines лоукостеры Антальяга рейслар белән
24.05.2023
Төркиянең Pegasus Airlines бюджет авиакомпаниясе Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа чит ил партнеры булды. Лоукостер Татарстан Республикасы башкаласы аэропортына Көнбатыш Азиянең иң популяр курорт-шәһәрләренең берсенә – Төркия Анталиясенә очу программасы белән килде.
Рейслар 186 урынлы Airbus A320 һава судноларында дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарыла. Очыш 4 сәгать дәвам итә. Расписание 2023 елның октябрь ахырына кадәр төзелгән.
"Казан" аэропорты сайтында авиабилетларны броньлау сылтама буенча: https://sales.kazan.aero/