Кире кайту

Nordwind белән «Казан» аэропортыннан Владикавказга туры рейслар

20.06.2023

Россиянең иң биек тау монастырен карарга, диңгез өсте биеклегеннән 1,5 километр биеклектә урнашкан гадәти булмаган арт-объект белән фотога төшәргә, аландар (осетиннар) традицияләре турында белергә һәм борынгы корылмаларга, шул исәптән XII гасыр Изге Троица гыйбадәтханәсенә барырга болар барысы да Казан аэропортыннан берничә сәгатьлек очышта гына.

Исегезгә төшерәбез, Казан-Владикавказ туры рейслары сишәмбе һәм җомга көннәрендә Nordwind Airlines канатларында башкарыла.

Авиабилетлар "Казан" аэропорты сайтында сылтама буенча https://sales.kazan.aero/

Билет бәясе 5 мең сумнан башлана.

*Билет бәясендә һәм очыш расписаниесендә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Nordwind пассажирлар әйләнеше буенча Россиянең иң эре авиакомпанияләре санына керә һәм ил буенча даими очышларның иң үсеш алган маршрут челтәрләренең берсенә ия

"Казан" аэропорты авиакомпаниянең база аэропортларының берсе булып тора.