Иссемлеккә таба
Аэровокзал комплексын оформлаштыруда Габдулла Тукай исемендәге визуальләштерү буенча балалар арасында иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү
12.01.2020
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Казан» халыкара аэропорты ярдәме белән 2019 елның декабрендә Казан архитектура-төзелеш университеты иҗади эшләр конкурсы үткәрде. Эшләр Габдулла Тукай иҗаты һәм тормышы тематикасына туры китереп төрле техникаларда башкарылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 аэропорт терминалында эшләр күргәзмәсе, шулай ук конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы оештырылды.
Яшь рәссамнарны җиңүләре белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров котлады. Балалар «Казан» халыкара аэропортыннан бүләкләр һәм дипломнар алдылар, аннары аэропорт буйлап экскурсиягә һәм Бәйрәм табынына киттеләр.