Медицина үзәге

Медицина үзәге

«Казан» халыкара аэропорты медицина пунктының квалификацияле белгечләре тәүлек буе аэропорт пассажирларына һәм килгән кунакларга оператив ярдәм күрсәтә. Медпункт иң заманча медицина җиһазлары һәм барлык кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителгән. Пассажирларга һәм кунакларга түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
һава транспортыннан файдаланганда медицина каршылыклары мәсьәләләре буенча консультацияләр;
беренче медицина ярдәме күрсәтү;
ана һәм бала бүлмәсенә җибәрер алдыннан балаларны һәм аналарны карау;
физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга ярдәм күрсәтү.
Әгәр пассажирга аэропорт буйлап хәрәкәт иткәндә һәм очкычка утырганда ярдәм кирәк булса, зинһар өчен, алдан +7 (919) 621-3416 телефонына шалтыратыгыз, сайтның «КИРЕ ЭЛЕМТӘ / МАХСУС ЯРДӘМГӘ ЗАКАЗ БИРҮ» битендә гариза тутырыгыз яисә medical_st@airportkzn.ru электрон почтасына язмача хәбәр җибәрегез.
Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.
Урнашу урыны һәм элемтә: 1 нче Терминал, 2 нче кат, өченче катка күтәрелә торган баскычтан сул якта.
Телефон: +7 (843) 254-0075
Тәүлек әйләнәсе эшли торган элемтә:
Тел.: +7 (843)254-00-75
Факс: +7 (843)254-01-79

ФастТест

ФастТест

Экспресс-тестирование на антиген и антитела за 15 минут;
Лабораторная ПЦР диагностика;
Анализ на антитела IgM, IgG, после вакцинации;
Диагностика организма перед вакцинацией;
Вакцинация Спутник V, Спутник Лайт, КовиВак;
Комплексные исследования.      Расположение: общий зал, Терминал 1А

Даруханә

Даруханә

Аэропортта Таттехмедфарм ДУП фармацевтика компаниясенең «Медицинская Техника и Фармация Татарстана» даруханәсе тәүлек буе эшли, ул дәүләт даруханә челтәренә керә торган фармацевтика хезмәтләрен тулысынча тәэмин итә. Даруханәдә медикаментлар сайлаганда югары квалификацияле ярдәм күрсәтергә сәләтле провизорлар һәм фармацевтлар эшли.
Урнашу урыны: 1А Терминалы, 1 кат. Элемтә өчен телефон: +7 (965) 595-95-15