PACK&FLY.jpg
Багаж төрү буенча Pack&Fly стойкасы 1А Терминалының гомуми залында (эчке рейсларга теркәү зонасына каршы якта) урнашкан. Бер берәмлек багажны төрү бәясе – бер урын өчен 250 сум.

Бер урынлык багаж төрү вакыты – 1 минуттан да артмый.

Сезгә багаж төрүдә махсус мөмкинлекләр каралган:
· Бөек Ватан Сугышы ветераннары үз багажларын түләүсез төрә ала;
· Pack&Fly компаниясенең клуб картасы буенча 15% ташлама каралган. Картаны багаж төргәндә операторлардан алырга була, картаның бәясе 100 сум;
· “S7 Airlines” авиакомпаниясе пассажирларына еш очучы пассажир картасы буенча 15% ташлама каралган;
· Citibank клиентларына банк картасы белән түләгән очракта 15% ташлама каралган;
· «UTair» авиакомпаниясе пассажирларына «Статус» программасының картасы буенча 15% ташлама каралган;
· Шулай ук дөньяның барлык авиакомпанияләренең бонус карталары буенча 15% ташлама каралган;
· Багаж төргәндә Сез юл аксессуарлары ала һәм багажыгызны иминиятләштерә аласыз. Бер урынлык багажны иминиятләштерү – 50 сум, иминиятләштерүне каплау күләме – 30000 сумга кадәр;
· Pack&Fly  тудырган мөмкинлекләр һәм үткәрелә торган акцияләр турында тулы мәгълүматны www.packandfly.ru сайтында, шулай ук 8 (800) 700 88 76 бердәм номеры (Россия буенча шалтырату түләүсез) буенча белергә мөмкин.