Монда сез гамәлдәге тарифлар белән таныша яисә, онлайн санагыч кулланып, машина куеп торуның якынча бәясен исәпли аласыз. Түләүле машина кую урыны хезмәтләре өчен түләү Терминалларда һәм машина кую урыны зоналарында урнашкан паркоматларның автоматлаштырылган түләү терминаллары аша башкарыла. Машина кую урыны өчен аэропортның мобиль кушымтасын файдаланып түләргә мөмкин.

Мин хәзер Казанда инде... Бу Казан, мин килергә хыялланган ...

3d-parking (1).png
Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге кагыйдәләр «Казан» халыкара аэропорты» АҖ автомат система ярдәмендә түләүле машина кую урыннары бирү буенча хезмәт күрсәтү һәм моның өчен түләү, машина кую урыннарын карап тоту һәм алардан файдалану, түләүле машина кую урынында транспорт хәрәкәтен һәм аларның урнашуын тикшереп торуның гомуми тәртибен һәм шартларын җайга сала.
1.2. Түләүле машина кую урыны тәүлек буе, ялсыз һәм төшке ашка тәнәфесләрсез эшли, автоматлаштырылган система тикшереп кертү пункты белән җиһазландырылган, соңгысы түбәндәге төп функцияләр башкарылуын тәэмин итә: машина кую өчен талон биреп яисә клиентның даими картасы буенча Клиентның машина кую урынына керүен теркәү;
тикшерелеп тора торган территориядән Клиентның чыгып китүен теркәү;
түләүле машина кую урынына керер алдыннан Клиентны диспетчер пунктында (КПП) булган түләүле машина кую урыныннан файдалану кагыйдәләре белән таныштыру.
1.3. Түләүле машина кую урынында транспорт чарасын талон алганнан соң 15 минуттан артыграк вакытка урнаштыру (кую) Түләүле машина кую урыныннан файдалануның әлеге кагыйдәләрендә билгеләнгән шартларда Түләүле машина кую урыны бирү буенча хезмәт күрсәтү шартнамәсен төзү турында кабул ителгән (акцепт) тәкъдим (килешү) булып тора (РФ Гражданлык кодексының 438 ст.).
1.4. РФ Транспорт министрлыгының 2005 елның 28 ноябрендәге 142 номерлы боерыгы белән расланган «Аэропортларга карата авиация иминлеге таләпләре» федераль авиация кагыйдәләренең 27 нче пункты нигезендә «Казан» халыкара аэропорты» АҖнең вокзал яны мәйданчыгында аэровокзал комплексы бинасыннан 50 метр киңлектәге иминлек зонасы булдырылган. Бу зонада транспортны кыска вакытка туктатып тору бары тик пассажир утырту (төшерү) өчен генә рөхсәт ителә. Күрсәтелгән зонада транспорт чарасын туктатып тору тыела.

Төп төшенчәләр

Тикшереп кертү пункты (КПП) – түләүле машина кую территориясенә транспортлар керүен, шулай ук машина кую хезмәтләре күрсәткән өчен вакытында түләнелүен контрольдә тоту буенча «тикшереп кертү пункты».
Күрсәтелә торган хезмәтләр – «Казан» халыкара аэропорты» АҖ вокзал яны мәйданчыгы территориясендә пассажирларның, каршы алучыларның/озата килүчеләрнең, шулай ук башка затларның (алга таба – клиентлар) автомобиль, мотоцикл транспортын (алга таба – транспорт чарасы) вакытлыча урнаштыру хокукларын тәэмин итү.
АПС – автоматлаштырылган парковка системасы;
Үткәрү картасы – «Казан» халыкара аэропорты» АҖ түләүле машина кую территориясенә керүне һәм аннан чыгуны тәэмин итә торган, транспорт чарасының һәм бу картадан файдаланучы затның шәхси мәгълүматларын саклый торган бәйләнешсез карта. Үткәрү картасы «Казан» халыкара аэропорты» АҖ милке булып тора һәм кулланучы тарафыннан өченче затларга бирелә алмый.
Машина талоны – автоматлаштырылган кертү терминалы аша түләүле машина кую урынына кергән вакытта машина кую талоннары бирелә торган урында клиент ала торган һәм транспорт чарасының керү көне һәм вакыты турындагы мәгълүматларны үз эченә алган талон.
Клиент – транспорт чарасын урнаштыру өчен, машина кую урыныннан файдалана торган физик яки юридик зат.
Чит оешма – «Казан» халыкара аэропорты» АҖ түләүле машина кую урыныннан файдалану турында «Казан» халыкара аэропорты» АҖ белән гамәлдәге шартнамәсе булган, гамәлдәге Бәяләр исемлеге буенча Үткәрү картасын сатып ала торган оешма.
Чит оешма-партнер – «Казан» халыкара аэропорты» АҖ адресына, ләкин киресенчә түгел, оешма-партнерга акча түләү өчен нигез булган, «Казан» халыкара аэропорты» АҖ белән гамәлдәге шартнамәгә ия оешма.
Идарә үзәге – транспорт чарасы белән идарә итү үзәге (машина кую урынында автомат системаның диспетчер вазыйфаларын тәэмин итү, мониторинг, видео аша күзәтү). ТЧ – транспорт чарасы.
ЮХК – юл хәрәкәте кагыйдәләре.
Эшләр башкаручы – «Парк Авто» ҖЧҖ, «Казан» халыкара аэропорты» АҖ белән шартнамә нигезендә эш итә һәм шартнамә шартларын үти, шул исәптән диспетчерлык вазыйфаларын да үти һәм машина кую урынында хәрәкәтләрне җайга сала.
Машина кую урыны – «Казан» халыкара аэропорты» АҖ территориясендә транспорт чарасын түләүле яки түләүсез нигездә (машина кую вакытына һәм затлар категориясенә бәйле рәвештә) вакытлыча урнаштыру өчен билгеләнгән вокзал яны мәйданчыгы.
Машина урыны – түләүле машина кую урынында бер транспорт чарасын вакытлыча урнаштыру өчен билгеләнгән, махсус тамгалап куелган урын.
Җәмгыять – машина кую урыны һәм аннан файдалану хезмәтләрен күрсәтә торган «Казан» халыкара аэропорты» ачык акционерлык җәмгыяте.

Түләүле машина кую территориясенә керү тәртибе

3.1. Игътибар! Түләүле машина кую территориясенә керер алдыннан үзегезнең транспорт чарасында тиешле кагыйдәләр буенча урнаштырылган дәүләт теркәү билгеләре булуына һәм әлеге билгеләрнең пычрак, кар һ.б. әйберләр белән капланмыйча, укылышлы булуына инаныгыз.
3.2. Урнаштырылган дәүләт теркәү билгеләре «Казан» халыкара аэропорты» АҖ автомат машина кую системасының тану системасы аша танылмаган очракта, транспорт чаралары түләүле машина кую территориясенә кертелми.
3.3. Транспорт чарасында дәүләт теркәү билгеләре булмаган очракта, Эшләр башкаручы транспорт чарасының тәңгәллек санын, маркасын, моделен, шулай ук клиентның фамилиясен, исемен, атасы исемен язып алырга, белешмәләрне клиентларны теркәү журналына кертергә тиеш.
3.4. Түләүле машина кую урынына кертү светофорлар, шлагбаумнар һәм машина талоннары бирелә торган урыннар белән җиһазландырылган үткәрү терминаллары аша гамәлгә ашырыла. Керү терминаллары схемада билгеләнгән.
3.5. Терминалга таба бары тик әлеге терминалда урнаштырылган светофорда яшел ут янган очракта гына барырга рөхсәт ителә.
3.6. Гадәти рәвештә узу (үткәрү картасыннан башка):
3.6.1. Светофорда яшел ут янганнан соң машинага талон бирелә торган урынга килергә һәм төймәгә басарга кирәк. Таблода «Төймәгә басыгыз» дигән язу барлыкка киләчәк.
3.6.2. Машина кую урыны өчен кертә торган стойка каналыннан талон алыгыз һәм бары тик бер үк вакытта шлагбаум ачылып, стойка таблосында «Зинһар өчен, үтеп китегез» язуы чыккач кына хәрәкәт итә башлагыз.
3.7. Үткәрү картасы белән керү
3.7.1. Светофорда яшел ут янганнан соң, стойка янына килеп, үткәрү картасын санагыч җайланмага якын китерергә кирәк.
3.7.2. Стойка таблосында «Рәхим итеп узыгыз» дигән язу чыккач шлагбаумның күтәрелүен көтегез һәм шуннан соң гына хәрәкәтне башлагыз.
3.8. Үтеп керүгә бәйле проблемалар барлыкка килгән очракта (машина өчен талон бирелмәсә, шлагбаум ачылмаса һ.б.), машина өчен талон бирү стойкасы панеленең алгы ягында «Оператор чакырту» төймәсенә басып, түләүле машина кую урыны операторы белән элемтәгә керегез.

Түләүле машина кую урыны территориясе буйлап хәрәкәт итү тәртибе

4.1. Кертү урыныннан башлап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, билгеләнгән юл билгеләре һәм/яки тамгалар буенча хәрәкәт итегез. Юлларда бары тик юл хәрәкәте кагыйдәләрендә пассажир утырту/төшерү өчен тыелмаган, кыска вакыт аралыгында гына туктап торырга рөхсәт ителә. Автомобилегезне Сезгә кирәкле зонада (кыска вакытлы яисә тәүлеклек) буш урында яисә хезмәткәрләр зонасында («Казан» халыкара аэропорты» АҖ һәм аэропорт территориясендәге һәм/яки «Казан» халыкара аэропорты» АҖ партнерлары булган чит оешмалар хезмәткәрләре өчен) автомобиль куюның планлаштырылган вакытына карап калдырыгыз.

Түләүле машина кую урыны территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

5.1. Түләүле машина кую урыны территориясендә түбәндәгеләр тыела:
5.1.1. Түләүле машина кую урыны территориясенә керү һәм чыгу юлларын каплау;
5.1.2. Пассажирлар утырту/төшерү өчен билгеләнгән урыннарда транспорт чарасын калдыру яисә 5 минуттан артык туктап тору;
5.1.3. Ягулык-майлау материаллары аккан очракта автомобильләрне калдыру (урнаштыру);
5.1.4. Яктылык чыганагы сыйфатында һәм двигательне җылыту өчен ачык уттан файдалану;
5.1.5. Зәһәр, кискен исле, пычрата, тиз кабынып китә торган һәм башка зарарлы матдәләр куллану;
5.1.6. Тәмәке тарту, учак яндыру;
5.1.7. Җәмгыятьнең вәкаләтле вәкилләре рөхсәтеннән башка мөстәкыйль рәвештә транспорт чараларын буксирга алу (эвакуацияләү);
5.1.8. Исерткеч эчемлекләр эчү, наркотик чаралар, шулай ук Россия Федерациясе законнарында гражданнар арасында ирекле әйләнештә тыелган чараларны куллану;
5.1.9. Кергәндә алынган машина талонын өченче затларга тапшыру, әлеге талонны өченче затлар белән алмаштыру, машина кую өчен талон тәкъдим итүче өченче затлар хезмәтеннән файдалану.
5.1.10. Рөхсәт ителмәгән митинглар һәм җыелышлар үткәрү;
5.1.11. Машина кую урыны җиһазларына зыян китерү;
5.1.12. Транспорт чарасын ремонтлау, технологик сыеклыклар салу, шулай ук транспорт чараларын юу;
5.1.13. «Казан» халыкара аэропорты» АҖ язма рөхсәтеннән башка эшкуарлык эшчәнлеге алып бару, реклама характерындагы листовкалар һәм мөрәҗәгатьләр ябыштыру, тарату, акцияләр, теләсә нинди чаралар үткәрү;
5.1.14. Хезмәтләр күрсәтү һәм/ яки товарлар сату буенча теләсә нинди эшчәнлекне тормышка ашыру, теләсә нинди ысул белән «Казан» халыкара аэропорты» АҖ территориясендә булган, шул исәптән, «Казан» халыкара аэропорты» АҖ түләүле машина кую урыннарында һәм түләүле тукталышта булган затларга теләсә нинди сәбәпләр буенча мәгълүмат бирү;
5.1.15. Дәүләт номеры билгеләре укылмый торган яисә дәүләт номеры билгеләре булмаган, яисә мондый билгеләр кагыйдәләрне бозып куелган транспорт белән керү.

Түләүле машина кую урыны хезмәтләре өчен түләү тәртибе

6.1. Түләүле машина кую урыны хезмәтләре өчен түләү хезмәт күрсәтү вакытына гамәлдә булган һәм «Казан» халыкара аэропорты» АҖнең түләүле машина кую урыныннан файдалану кагыйдәләре»нең аерылгысыз өлеше булып торган түләүле машина кую урыны хезмәтләренә Прейскурант нигезендә башкарыла. Түләү Түләүле машина кую урыны территориясендә транспорт чарасының тору вакытына карап исәпләнә.
6.2. Түләү транспорт түләүле машина кую урыны территориясендә булганда түләнми торган вакыт – кергәннән соң 20 минуттан артып киткәч исәпләнә башлый.
6.3. Түләүле вакыт 21 нче минуттан башлана һәм түләүле машина кую урынында булган вакыттан чыгып түбәндәге градация белән исәпләнә: кергән мизгелдән 1 сәгатькә кадәр – түләү 40 минут өчен алына, кергән мизгелдән 2 сәгатькә кадәр – түләү 1 сәгать 40 минут өчен алына, кергән мизгелдән 3 сәгатькә кадәр – түләү 2 сәгать 40 минут өчен алына, кергән мизгелдән 4 сәгатькә кадәр – түләү 3 сәгать 40 минут өчен алына. Кергән мизгелдән алып 4 сәгатьтән артса, һәм 24 сәгатькә кадәр, шулай ук һәр тулы һәм тулы булмаган тәүлек өчен түләү тулы тәүлек өчен түләнгән кебек башкарыла.
6.4. Түләүле машина кую урынында булу вакытын исәпләү «Казан» халыкара аэропорты» АҖ урнаштырылган автомат машина кую урыны системасы җиһазлары белән, электрон теркәү чараларын кулланып башкарыла.
6.5. Керү вакытын машина талонында һәм чыгу өчен калган түләүле вакытны машина кую урынының автомат түләү терминалларында (схема) һәм машина кую урынының диспетчер пунктында (схема) белергә була.
6.6. Түләүле машина кую урынында булу вакыты түләнми торган (түләүсез) вакыттан артып китсә (кергәннән соң 20 минут), түләүле машина кую урыны хезмәтләренә Прейскурант нигезендә түләргә кирәк.
6.7. Түләү машина кую урынынының автомат түләү терминалларында һәм (автоматлаштырылган система эшләмәгән очракта) диспетчер пунктында башкарыла.
6.8. Түләгәннән соң, түләүле машина кую урыныннан 15 минут эчендә чыгарга кирәк. Бу вакыт артып китсә, тарификация, алдагы түләүне исәпкә алып, яңартылачак.

Түләүле машина кую урыны хезмәтләре өчен түләү автомат терминаллар аша башкарыла

77.1. Машина талонын паркомат дисплее астында булган уку җайланмасына (белешмәләрне тану системасына) якын китерегез.
7.2. Җайланма талон белешмәләрен укыгач, дисплейда керү вакыты, түләүле машина кую урынында үткәрелгән вакыт һәм тиешле түләү күләме турында мәгълүмат күрсәтеләчәк.
7.3. Кирәкле кәгазь акчаларны купюра кабул итү өлешенә бер-бер кертеп яисә банк картасы ярдәмендә яки бәйләнешсез түли торган PayPass системасы аша түләгез.
7.4. Терминал калган акчаны (әгәр ул булырга тиеш булса) һәм фискаль чек бирәчәк.
7.5. Техник сәбәпләр (эшләми торган җиһаз, элемтә булмау һ.б.) аркасында мондый ысуллар белән түләү мөмкин булмаган очракта, түләү машина кую урыны территориясеннән чыкканда диспетчер пункты кассасында башкарыла.
7.6. Юл-транспорт һәлакәте, җинаять кылу нәтиҗәсендә түләүле машина кую урыны территориясендә транспорт чарасы торган вакыт (Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм/яки теге яки бу очракта башка компетентлы органнар килүен көтү һәм алар тарафыннан барлык тиешле гамәлләр башкару вакыты) өчен түләү «Казан» халыкара аэропорты» АҖ тарафыннан билгеләнгән 1 номерлы прейскурант нигезендә башкарыла

Мөмкинлекләре чикләнгән затлар!

8.1. «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы федераль законның 15 статьясы нигезендә машина кую урыннарының гомуми саныннан 10 проценты I, II төркем инвалидларның транспорт чараларын, шулай ук III төркем инвалидлары тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә идарә ителә торган транспорт чараларын һәм мондый инвалидларны һәм (яки) инвалид балаларны йөртә торган транспорт чараларын түләүсез кую өчен каралган. Әлеге транспорт чараларында «Инвалид» дигән танып-белү тамгасы куелган булырга тиеш. Шәхси куллану өчен «Инвалид» танып-белү тамгасын бирү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә. Машина кую өчен күрсәтелгән урыннарны башка транспорт чаралары алып торырга тиеш түгел.
8.2. Машина кую урыннарын бирү хезмәте I һәм II төркем инвалидларына, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә III төркем инвалидларына һәм мондый инвалидлар һәм (яки) инвалид балаларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларга тиңләштерелгән затларны йөртә торган транспорт чаралары өчен, шулай ук Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә дәүләт тарафыннан бирелгән ташламалардан файдалану хокукына ия булган башка затлар өчен дә түбәндәге документларны күрсәткәндә түләүсез була:
8.2.1. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлар – таныклык, транспорт чарасын теркәү турында таныклык, паспорт;
8.3. Инвалидлар өчен машина кую урыннары тиешле юл билгеләре һәм тамгалары белән билгеләнгән. Бу урыннар инвалидлар өчен машина кую урыннарын саклап калу максатларында машина кую урыны администрациясе тарафыннан чикләнергә мөмкин. Бу очракта, урын алу өчен, теләсә нинди юл белән машина кую урынының диспетчер пунктына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

\
Түләүле машина кую урыны территориясеннән чыгу тәртибе

9.1. Түләүле машина кую урыны территориясеннән чыгу светофорлар, шлагбаумнар белән җиһазландырылган автомат терминаллар аша гамәлгә ашырыла. Чыгу терминаллары схемада билгеләнгән.
9.2. Зинһар өчен, түләү башкарылуына һәм/яки машина кую урынында булуның түләнми торган вакыты аралыгында чыгуыгызга алдан ук инаныгыз.
9.3. Түләүле машина кую урыны территориясеннән кергәндә алынган машина талоны белән чыгарга кирәк. Машина талонын югалткан очракта, түләүле машина кую урыны хезмәтләре бәясен исәпләү АПС күрсәткечләре буенча башкарыла.
9.4. Чыгу терминалына таба хәрәкәтне башлау әлеге терминалда урнаштырылган светофорда яшел ут янгач кына рөхсәт ителә.
9.5. Чыгу стойкасына килергә кирәк, стойка таблосына «Штрих-кодны яки картаны якын китерегез» дигән язу чыгачак.
9.6. Чыгу стойкасының мәгълүмат дисплее астында урнашкан кыек астына машина талонын куегыз, яисә укый торган җайланмага үткәрү картагызны куегыз.
9.7. Хезмәт күрсәткән һәм түләүле машина кую урыны хезмәтләре өчен түләгәннән соң 20 минут вакыт үтмәсә яки түләүле машина кую урыны территориясенә кергәннән соң 20 минут вакыт үтмәгән очракта, таблода «Рәхим итеп үтегез» дигән язу пәйда булачак, һәм шлагбаум күтәреләчәк.
9.8. Стойка таблосында «Рәхим итеп узыгыз» дигән язу чыгу белән шлагбаум күтәрелүен дә көтегез һәм шуннан соң гына хәрәкәт итә башлагыз.

Якларның бурычлары һәм җаваплылыгы

10.1. «Казан» халыкара аэропорты» АҖ бурычлары:
10.1.1. Түләүле машина кую урыны территориясен юл билгеләре, күрсәткечләр белән тәэмин итү һәм җиһазлау, Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә тамгалар төшерү;
10.1.2. Түләүле машина кую урыны территориясен автомат системас һәм шулай ук Түләүле машина кую урыны эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле башка җайланмалар белән тәэмин итү һәм җиһазлау;
10.2. «Башкаручы» вазыйфалары:
10.2.1. Түләүле машина кую урыны җиһазларының төзеклеген тикшереп тору, аны эшләрлек хәлдә тоту;
10.2.2. Түләүле машина кую урыны территориясен һәм җиһазларын саклауны гамәлгә ашыру, түләүле машина кую урыны территориясен кардан, боздан һәм көнкүреш чүп-чарыннан чистарту;
10.2.3. Клиентларга түләүле машина кую урыны хезмәтләре күрсәтүнең тиешле сыйфатын тәэмин итү;
10.2.4. Машина йөртүчеләрнең Түләүле машина кую урыныннан файдалану кагыйдәләрен үтәвен, транспорт чараларының юл билгеләре һәм тамгалары таләпләренә туры китереп хәрәкәт итүен һәм урнаштырылуын контрольдә тоту;
10.2.5. Кулланучыларга түләүле машина кую урынында гамәлдә булган кагыйдәләр турында мәгълүмат бирү һәм аларга түләүле машина кую урыны җайланмаларыннан файдалануда булышлык күрсәтү;
10.2.6. Түләүле машина кую урыныннан файдаланучылар тарафыннан Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү;
10.2.7. Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта, теләсә нинди гадәттән тыш хәл, хокук бозу һәм/яки хокук бозуны кылу омтылышлары турында техник чаралар (хәвеф төймәсе һәм турыдан-туры телефон) ярдәмендә кичекмәстән полициянең линия бүлеге (ЛОП) һәм авиакомпаниянең эшчәнлек башкару-диспетчер хезмәте (ПДСА) хезмәткәрләренә хәбәр итү;
10.2.8. Түләүле машина кую урыны территориясендә административ хокук бозулар һәм җинаять очракларын ачыклауда хокук саклау органнарына булышлык күрсәтү;
10.2.9. Түләүле машина кую урыны территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре турында акт төзү өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга булышлык күрсәтү;
10.2.10. «Казан» халыкара аэропорты» АҖ түләүле машина кую урынында кулланыла торган җиһазларның һәм башка мөлкәтнең сакланышын тәэмин итү;
10.2.11. «Казан» халыкара аэропорты» АҖ (Җәмгыять тарафыннан кулланыла торган) җиһазларын һәм мөлкәтен тиеш булмаган билгеләнештә файдалану очракларына юл куймау;
10.2.12. Түләүле машина кую урынында инвалидлар автомобильләренең бушлай тору мөмкинлеген тәэмин итү.
10.3. Түләүле машина кую урыны хезмәтеннән файдаланучы затларның бурычлары:
10.3.1. Түләүле машина кую урыныннан файдалану кагыйдәләрен үтәү;
10.3.2. Хезмәт күрсәтүләргә түләгәнче һәм машина кую урыныннан чыкканчыга кадәр машина талонын саклау;
10.3.3. Үткәрү картасы алганда, аның бәясе күләмендә аслам бирү; Үткәрү картасын кире кайтарганда, кертелгән аслам суммасы кире бирелә;
10.3.4. Үткәрү картасын гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы саклау;
10.3.5. Үткәрү картасының гамәлдә булу вакыты беткәч, аны «Парк Авто» ҖЧҖ хезмәткәрләре аша «Казан» халыкара аэропорты» АҖ кире кайтару;
10.3.6. Үткәрү картасының гамәлдә булу вакыты чыккач, хезмәткәрне эштән азат итү яисә оешмалар һәм партнер-оешмалар белән килешүне өзү очрагында «Парк Авто» ҖЧҖ хезмәткәрләре аша «Казан» халыкара аэропорты» АҖ кире кайтару (югалту очрагыннан тыш).
10.3.7. Түләүле машина кую урыны территориясендә транспорт чаралары хәрәкәте схемасын үтәү һәм транспорт чараларын билге сызыкларына катгый туры китереп урнаштыру;
10.3.8. Әлеге Кагыйдәләрне үтәү өлешендә «Казан» халыкара аэропорты» АҖ хезмәткәрләре таләпләрен үтәү;
10.3.9. Түләүле машина кую урыны территориясендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү;
10.3.10. Түләүле машина кую урыны территориясендә чисталык һәм тәртип саклау;
10.3.11. Түләүле машина кую урыны җиһазларына сакчыл карау;
10.3.12. Түләүле машина кую урыны территориясендә җәмәгать тәртибен саклау;
10.3.13. Түләүле машина кую урыны хезмәтләре өчен әлеге Нигезләмәдә, Түләүле машина кую урыныннан файдалану кагыйдәләрендә билгеләнгән шартларда «Казан» халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры тарафыннан расланган һәм хезмәт күрсәтү датасына гамәлдә булган Прейскурант нигезендәге тарифлар буенча түләү;
10.3.14. Кергәндә алынган машина талонын өченче затларга тапшырмау, өченче затлар белән машина кую өчен талон алмаштырмау, машина кую өчен талон тәкъдим итүче өченче затлар хезмәтеннән файдаланмау;
10.3.15. Кергәндә алынган парковка талонын өченче затлар тарафыннан кабул итеп алу, өченче затлар белән парковка талонын алыштыру, парковка талоны тәкъдим итүче өченче затлар хезмәтеннән файдалану тыела.
10.4. Якларның җаваплылыгы:
10.4.1. «Казан» халыкара аэропорты» АҖ, «Парк Авто» ҖЧҖ һәм түләүле машина кую урыныннан файдаланучылар РФ законнары нигезендә түләүле машина кую урыныннан файдалануның әлеге Кагыйдәләрен үтәү өчен җаваплы булып торалар.
10.4.2. РФ Гражданлык кодексының 322 статьясының 1 пункты нигезендә, «Казан» халыкара аэропорты» АҖ һәм «Парк Авто» ҖЧҖ машина кую урынында урнашкан транспорт чараларының сакланышы өчен уртак җаваплы була. Машина кую урынында урнашкан транспорт чараларының сакланышы өчен якларның уртак җаваплылыгы турында мәгълүмат РФ Хөкүмәтенең 2001 елның 17 ноябрендәге 795 номерлы карары белән расланган Транспорт куеп тору урыннарыннан файдалану хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 12 пунктында каралган тәртиптә кулланучыга бирелә торган документта (машина талонында) күрсәтелергә тиеш.
10.4.3. Клиент әлеге Кагыйдәләрнең 5.1.9 пунктын бозган очракта, Җәмгыять үз территориясенә керүне чикләү юлы белән Клиентка түләүле машина кую урыны хезмәтләре күрсәтүдән баш тартырга хокуклы.

Үзара бәйләнешсез кертү карталарын алу тәртибе

11.1. Үзара бәйләнешсез кертү карталары «Казан» халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры исеменә язма гариза (физик затлар өчен) нигезендә яки тиешле шартнамә (юридик затлар өчен) нигезендә бирелә.
11.2. Үткәрү картасы биргән өчен түләү «Парк Авто» ҖЧҖ кассасы яки «Казан» халыкара аэропорты» АҖ исәп-хисап счеты аша башкарыла.
11.3. Үткәрү карталарын бирү «Парк Авто» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла, бу хакта «Үткәрү карталары бирү журналында» тиешле язу теркәлә.
11.4. Үткәрү карталары бирелә торган вакытлар:
- 1 (бер) ай;
- 6 (алты) ай;
- 12 (унике) ай.
11.5. Үткәрү картасының гамәлдә булу вакыты чыккач, хезмәткәрне эштән азат итү яисә оешмалар һәм партнер-оешмалар белән килешүне өзү очрагында үткәрү картасы гамәлдән чыгарыла һәм «Парк Авто» ҖЧҖ хезмәткәрләре аша «Казан» халыкара аэропорты» АҖ кире кайтарылырга тиеш (югалту очрагыннан тыш).
11.6. Үткәрү картасын югалткан һәм/яки кире кайтармаган очракта, гамәлдәге Прейскурант нигезендә штраф алына.
11.7. Искәрмә: Үткәрү карталарын алу, алар өчен түләү һәм алар белән эшләү тәртибе «Казан» халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры боерыклары, шулай ук «Казан» халыкара аэропорты» АҖ кагылышлы гамәлдәге Прейскурантлар нигезендә башкарыла.

Правом бесплатного проезда на парковку пользуются

Инвалиды 1-ой и 2-ой групп, а также для иные лица, которые, согласно действующему законодательству Российской Федерации, имеют право пользования льготами предоставленными государством, при предъявлении следующих документов: 1. пассажиры с ограниченными возможностями - справки МСЭ (ВТЭК) или удостоверения инвалида, свидетельства о регистрации ТС, паспорта; 2. опекуны или родители детей с ограниченными возможностями - паспорта, свидетельства о регистрации ТС, справки МСЭ (ВТЭК) или удостоверения ребенка-инвалида, документа, подтверждающего опеку или попечительство (для опекунов и попечителей), документа, подтверждающего родственные связи (свидетельство о рождении ребенка-инвалида, свидетельство о браке и т.п.)